Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2020

Новости за 08.01.2020

Энгель Фәттахов милли көрәш буенча Россия чемпионы Раббани Нургалиев белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 8 гыйнвар, «Татар-информ», «Актаныш таңнары», Филиза Сәлахова). Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов милли көрәш буенча Россия чемпионы Раббани Нургалиев һәм аның әтисе, остазы Ришат Нургалиев белән очрашты. Сөйләшү җанлы әңгәмә рәвешендә журналистлар катнашында узды.

Читать дальше...

«Ялта-Зәй» чаңгы спорты үзәгендә Россия Кубогына ярышлар ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Зәй, 8 гыйнвар, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Энҗе Әгъләмова). «Ялта-Зәй» спорт үзәгендә 8-12 гыйнварда Россия Кубогына чаңгы ярышларының өченче этабы үткәрелә. Тантаналы ачылу югары дәрәҗәдә оештырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Актанышта фатирда куелган чыршыга ут капкан

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 8 гыйнвар, «Татар-информ», «Актаныш таңнары»). 5 гыйнварда 1:23 сәгатьтә Бөек Җиңүнең 30 еллыгы урамында урнашкан 104нче йортта янгын чыккан. Фатирда куелган чыршыга ут капкан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Аксубайда лекцияләр башланачак

Tatar-inform.tatar 

(Аксубай, 8 гыйнвар, «Татар-информ», «Авыл таңнары», Зинаида Леонтьева). 10 гыйнварда Аксубайда өченче буын вәкилләре өчен «Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы» буенча лекция курслары башланачак. Очрашу ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырыла. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Илдәге иң сыйфатлы азык-төлекләрне атадылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, Татар-информ»). «Россия сыйфат системасы» оешмасы җитәкчесе Максим Протасов «Российская газета»га биргән интервьюсында халыкара базарда көндәшлек итә ала торган иң сыйфатлы продуктларны санап үтте.

Читать дальше...

Диетолог бәйрәмнәрдән соң тизрәк формага килү алымнарын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Яңа ел табыныннан соң тизрәк формага килүдә авыр ризыклардан, салатлардан һәм алкогольдән баш тарту һәм яшелчә, клетчатка күп булган башка продуктларны күбрәк куллану ярдәм итәчәк. Бу хакта диетолог Наталья Герасимовага сылтама белән «360» телеканалы хәбәр итә.

Читать дальше...

Лаеш районында авариядә унбиш яшьлек кыз һәм дүрт олы кеше зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Лаеш районында авариядә унбиш яшьлек кыз һәм дүрт олы кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына авария шаһитлары хәбәр итте.

Читать дальше...



Роспотребнадзор туристларны Польшада кош гриппы булуы турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Россия туристларын Польшада кош гриппы башланганлыгы турында кисәтә.

Читать дальше...

Чаллыда юлны йөгереп чыгарга уйлаган җәяүлене машина бәрдергән

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 8 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда чит ил машинасы исерек җәяүлене бәрдергән. Ирне реанимациягә китергәннәр. Бу хакта җирле автоинспекциядә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Казанда Яңа ел чыршыларын кабул итү пунктлары эшли башлаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Җомга көнне, 10 гыйнварда, Казанда Яңа ел чыршылары кабул итү буенча ике пункт эшли башлаячак. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Дамир Йосыпов: Самолетка тотынам да, уңышлы очыш сорыйм

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Беренче канал Россия Герое Дамир Йосыповка багышлап, «Дамир вашему дому» документаль фильмын төшергән. «Тыштан карап чыкканда, самолетны тотып карыйм, аннан очыш уңышлы булсын дип сорыйм, ә ул миңа вентилятор лопаткалары тавышы белән җавап бирә. Бу двигатель төзек булуын күрсәтә», — дип сөйли Дамир Йосыпов.

Читать дальше...

Чувашстан татарларының “Кәрван мирас” проекты Татар Сыгыты авылында башланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”). Чувашстан татарларының "Кәрван мирас-4" социаль-иҗади проекты республиканың Батыр районы Татар Сыгыты авылында ачылган яңа мәдәният йортында старт алды. Бу хакта Чувашстан татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанның «Франт» сәүдә үзәгендәге этеш-төртешне видеога төшергәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, Татар-информ», Алексей Новиков). Казанның «Франт» сәүдә үзәгендә «Карусель» кибете ябылган вакытта булган этеш-төртешне видеога төшергәннәр. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар вакыйга урыныннан кадрлар белән уртаклашты.

Читать дальше...

Россиядә счетчикларны тикшерү кагыйдәләре үзгәрәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Көнкүреш счетчикларын һәм башка үлчәү чараларын тикшерүдә Росстандарт реестрына (Үлчәү бердәмлеген тәэмин итү буенча федераль мәгълүмат фонды) кертелгән язмалар юридик яктан әһәмияткә ия бердәнбер нәтиҗә булачак. Тикшерү турында кәгазь таныклыклар өстәмә мәгълүмат характерда була.

Читать дальше...

Татарстан Баш приставының элеккеге урынбасары вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Баш приставының элеккеге урынбасары Флорид Галиханов 72нче яшендә вафат булды. Бу хакта Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

«Карабай» җырының яңа версиясе Британия радиосы тапшыруында яңгыраган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Карабай» җырының яңа версиясе Британия радиосы тапшыруында яңгыратылган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Yummy music» лейблы җитәкчесе Ильяс Гафаров сөйләде.

Читать дальше...

Яңа ел каникулларының соңгы көнендә Казан паркларында театраль тамаша күрсәтәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Яңа ел каникулларының соңгы көнендә Казан паркларында театраль тамаша күрсәтәчәкләр. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Росгвардиячеләр Казан кешесенә югалган акча янчыгын кайтарып биргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Новиков). Росгвардиячеләр, банк картасы буенча хуҗасын исәпләп, югалган акча янчыгын кире кайтарган. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Бөгелмәдә шәхси мунчада чыккан янгында өлкән яшьтәге хуҗабикә һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Бөгелмә янындагы Забугоровка авылында шәхси мунча янган, янгында өлкән яшьтәге хуҗабикә үлгән. Бу хакта ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Миңнеханов Чаллыдан сигез яшьлек малайның самолет кабинасында утыру теләген үтәде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыдан сигез яшьлек Радмирның Яңа ел теләген башкарды — малай чын самолет кабинасында булырга һәм пилот белән танышырга теләгән иде. Бу хакта «Бигеш» аэропортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Яңа Чишмә районында агач йортта янгында 64 яшьлек ир-ат һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Яңа Чишмәдә агач йортта янгында 64 яшьлек ир-ат һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

«Урмай-Зәлидә» фестивалендә катнашучылардан гаризалар кабул ителә башлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, "Татар-информ"). «Урмай-Зәлидә» фестивале конкурсы гаризаларны 1 нче февральдән кабул итә башлый. Фестиваль сигезенче ел рәттән Чувашия Республикасының Урмай авылында, Рамазан аеннан соң, май ае ахырында үткәрелә. Бу хакта Чувашия Республикасының Татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчелегенә сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *