Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2020

Новости за 25.01.2020

Президент Татарстанның ел студентын игълан итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 25 гыйнвар — Студент көнендә Казанда Татарстанның «Ел студенты-2019» премиясе иясен игълан иттеләр. Җиңүчене Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләкләде. Бәйрәм тантанасы «Пирамида» комплексында үтте.

Читать дальше...

Әлки районында «Сәламәтлек эстафетасы»нда 600дән артык кеше катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Әлки, 25 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Люция Низамиева). Әлки районында узган гаҗәеп спорт бәйрәме — «Сәламәтлек эстафетасы»нда 600 дән артык кеше катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Әтнә районында көнлек тулай савым 250 тоннадан арткан

Tatar-inform.tatar 

(Әтнә, 25 гынвар, «Татар-информ», «Әтнә таңы»). Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 23 гыйнварга биргән оператив мәгълүматларында, бу көнгә Әтнә районы күмәк хуҗалыклары көнлек тулай савымының 262 тоннага җитүе турында хәбәр ителә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстан Президенты студентларга ни өчен иртә таңнан торып эшләве турында әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан инновация университеты студентлары белән очрашуда иртә таңнан торып эшләвенең сәбәпләрен аңлатты. Студентлар Президентның иртәнге җиденче яртыда эш урынында төшереп интернетка куйган фотоларын карап баралар икән. «Ничек иртә торасыз?» — дип сорады яшьләр.

Читать дальше...

Инновация университеты студентлары Рөстәм Миңнехановны яңа проект белән таныштырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов В.Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының яңа төзелгән корпусын карады һәм студентлар белән очрашты. Яшьләр Президентны ТАССРның 100 еллыгына багышланган "Геройларыбыз урамнары" проекты белән таныштырды.

Читать дальше...

Арча районы башлыгы кубогына «Игенче» командасы лаек булды

Tatar-inform.tatar 

(Арча, 25 гыйнвар, «Татар-информ», «Арча хәбәрләре», Исрафил Насыйбуллин). Бүген татарча көрәш буенча Арча район башлыгы призына узган бәйгедә «Игенче» ширкәте (Наласа) көрәшчеләре җиденче ел рәттән беренчелекне яулады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Путин инициативалары буенча халык фикере җиткерелергә тиешлеге әйтелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия Президенты Владимир Путинның РФ Конституциясенә төзәтмәләренә карата шәһәр генә түгел, авыл халкы фикере дә җиткерелергә тиеш. Бу хакта журналистларга ТР иҗтимагый палатасы әгъзасы Андрей Большаков әйтте.

Читать дальше...



«Ак Барс» хоккейчылары Екатеринбургта җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Екатеринбургта «Автомобилист»ка каршы уйнады. Матч «Ак Барс» файдасына 2:3 исәбе белән тәмамланды.

Читать дальше...

Айрат Фәррахов: Хөкүмәткә зур профессионаллар килде, барысын да диярлек шәхсән беләм

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Динар Прокопьева). Хөкүмәткә профессиональ һәм әзерлекле кешеләр килде. Мондый фикерне Татарстан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» проектына кунак булып килгәч әйтте.

Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин түрәләрнең сишәмбе кабул итүе даими тикшереләчәген әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Җитәкчеләр, түрәләр һәр сишәмбе халыкны кабул итәргә тиеш. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген ТР Иҗтимагый палатасында очрашуда закон үтәлеше даими тикшерелеп торачагын әйтте.

Читать дальше...

Уфада полярчылар һәм Төньякны өйрәнүчеләр музее ачылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Төньяк Боз океанын һәм Антарктиданы буйсындырган Башкортстанның легендар халкы исемнәре музей диварларында мәңгеләштереләчәк. Уфада Төньяк полярчыларына һәм тикшеренүчеләргә багышланган мәдәни объект ачылачак. Бу хакта «Башинформ» социаль челтәрләрдә республика башлыгы Радий Хәбиров сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда юеш кар һәм юлларда бозлавык көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген, 25 гыйнварда һава шартлары начарланачак. Юеш кар явуы көтелә. Юлларда урыны белән бозлавык, буран. Җил тизлеге секундына 16 метрга кадәр көчәячәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Читать дальше...

Актанышның иң яшь үзмәшгуль эшмәкәре Энгель Фәттаховка сувенир бүләк итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов районның иң яшь үзмәшгуль эшмәкәре Риназ Исламхуҗин белән очрашты. Риназ Энгель Нәвап улына истәлекле сувенир бүләк итте.

Читать дальше...

Төркиядә җир тетрәү сәбәпле, Миңнеханов Эрдоганга кайгы уртаклашу белдерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Төркиядә җир тетрәү сәбәпле, кешеләр үлгән. Рөстәм Миңнеханов Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга кайгы уртаклашу сүзләре белән телеграмма юллады.

Читать дальше...

Тинчурин театры Милли китапханә укучыларын яңа премьерасы белән таныштырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның Милли китапханәсе үзенең 155 еллыгын Тинчурин театры артистлары һәм театраль тамашачылар белән үткәрде. Театр Милли китапханәнең Татар әдәбияты бүлегенең уку залында «Тинчурин театры +» проекты кысаларында үзенең соңгы премьерасын презентацияләде.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов иң яхшы Яңа ел бизәлеше конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген муниципаль берәмлекләр арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәм бизәлеше буенча республика конкурсына йомгак ясадылар. Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда Владимир Путин юлламасындагы тәкъдимнәр буенча фикер алышу башлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасындагы тәкъдимнәре буенча фикер алышу башлана. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Иҗтимагый палатасының яңа составы белән очрашуы вакытында билгеле булды.

Читать дальше...

Төркиядәге җир тетрәүдә егерме ике кешенең гомере өзелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Кичә Төркиянең Әлазый вилаятендә җир тетрәү барлыкка килгән. Анда егерме ике кеше һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» TRT Tatar сайты хәбәр итә.

Читать дальше...

«Казань Арена»дан ерак түгел карда утырган төлкене видеога төшергәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Шаһитлар «Казань Арена»дан ерак түгел карда утырган төлкене видеога төшергәннәр. Социаль челтәрләрдә күпсанлы фотолар һәм видеолар чыкты.

Читать дальше...

Казанның «Наратлык» паркындагы чыршы Яңа ел бизәлеше конкурсында җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел бәйрәменә һәм бәйрәм бизәлеше буенча республика конкусына нәтиҗә ясалды. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов республика террорчылыкка каршы комиссиясе утырышын үткәрде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика террорчылыкка каршы комиссиясенең чираттагы утырышын үткәрде. Чара Хөкүмәт йортында узды. Анда комиссиянең даими әгъзалары һәм социаль блок җитәкчеләре катнашты. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин Владимир Путинның ил халкына таянырга теләвен хуплады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президенты Владимир Путинның РФ Конституциясенә төзәтмәләр турында җәмәгатьчелек дәрәҗәсендә фикер алышу хакында карарын хуплый. «Липецкта Путин әйтте: „бөтен ил халкына таянырга телим“ диде. Ил Президенты Владимир Путинның үз иле халкына таянырга теләве дөрес», — диде Фәрит Мөхәммәтшин ТР Иҗтимагый палатасында узган очрашуда.

Читать дальше...

Казанда татар язучысы Нәкый Исәнбәтне искә алу кичәсе узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 31 гыйнварда 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, халык язучысы Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел тулуга багышланган «Мин Тукайның замандашы» дип аталган фәнни-әдәби кичә уздырыла. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә музей директоры Гүзәл Төхвәтова хәбәр итте.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *