Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2023

Новости за 16.03.2023

Әлмәттә команда-штаб өйрәнүләре үткәрелә

Tatar-inform.tatar 

15-16 март көннәрендә Әлмәттә барлык шәһәр хезмәтләре белән команда-штаб өйрәнүләре үткәрелә. Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында гражданнарны яклау идарәсе башлыгы җаваплы кешеләрнең эш-гамәлләрен башкарып карау планын тәкъдим итте. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда яшәүче халыклар Казан ипподромында Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтәчәк

Tatar-inform.tatar 

19 мартта Казан ипподромында Нәүрүз бәйрәме (төрки һәм Иран халыкларында – Яңа ел) узачак. Татарстан халыклары Ассамблеясы милли-мәдәни автономияләре бәйрәмне әзерләү һәм оештыруда актив катнаша. Азәрбайҗаннар, әфганнар, башкортлар, казахлар, кыргызлар, дагыстанлылар, таҗиклар, төрекләр, төрекмәннәр, үзбәкләр һ.б. милләт вәкилләре бер мәйданда үз халыкларының мәдәни күптөрлелеген һәм традицияләрен тәкъдим итәчәк. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Аксакаллар Татарстанның дини-туристик маршрутларын үстерү турында фикерләште

Tatar-inform.tatar 

https://dumrt.ru/

15-16 март көннәрендә Татарстан мөфтиятенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов җитәкчелегендә республика аксакаллары Әтнә, Арча, Кукмара районнарындагы дини-туристик маршрутлар буенча күчмә киңәшмә уздырды.

Дини-туристик маршрутлар борынгы мәчет биналары белән танышу, татар дин әһелләре һәм галимнәренең исемнәре белән бәйле урыннарда булу, милләт зыялылары җирләнгән каберлекләргә барып дога кылуны күздә тота. Бу хакта ТР Диния Нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...

Казанда бер хатын-кызга кунакка килгән һәм аны үтергән чит ил кешесен тоткарлаганнар

Tatar-inform.tatar 

Казанда 22 яшьлек чит ил кешесен тоткарлаганнар, ул хатын-кызны үтерүдә шикләнелә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Иртәгә Татарстанда яңгыр явачак һәм +9 градуска кадәр җылытачак

Tatar-inform.tatar 

Иртәгә, 17 мартта, чираттагы атмосфера фронты Татарстанда һава шартларының үзгәрүенә китерәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Читать дальше...

Санкт-Петербургта Җәмигъ мәчетендә беренче гыйбадәт кылуның 110 еллыгын билгеләп үттеләр

Tatar-inform.tatar 

2023 елда Санкт-Петербург мөселманнары мөһим вакыйганы - Россия империясе башкаласында Җәмигъ мәчете төзелү һәм анда беренче гыйбадәт кылуны искә ала. Әлеге истәлекле датага багышланган чаралар кысасында 15 мартта Җәмигъ мәчете бинасында «Мөселманнарның Россиядәге роле: тарих һәм перспективалар» дип аталган фәнни-гамәли конференция узды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан белән Ульяновск өлкәсен яхшы партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли

Tatar-inform.tatar 

Татарстан белән Ульяновск өлкәсен элек-электән яхшы партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских белән очрашуда белдерде. Очрашу Казан Кремлендә узды, дип хәбәр итә Татарстан җитәкчесе матбугат хезмәте.

Читать дальше...



Бурятиядә татарлар яшәгән урыннар буйлап этнотурлар оештырылачак

Tatar-inform.tatar 

Бурятия татарлары автономиясе республикада татарлар яшәгән урыннар буйлап этнотурларны үз эченә алган «Байкалда татар бизәкләре» дип аталган проект гамәлгә ашыра башлый. Әлеге проект социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга субсидия бирү бәйгесендә җиңү яулады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Путин хезмәткә түләүнең минималь күләмен өстәмә рәвештә 10 процентка арттырырга кушты

Tatar-inform.tatar 

Россиядә хезмәткә түләүнең минималь күләме өстәмә рәвештә индексацияләнәчәк. РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан Федераль Җыенга юлламаны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча расланган күрсәтмәләр исемлегендә шулай диелә.

Читать дальше...

Башкортстан Милли симфоник оркестры гастрольләр белән Татарстанга килә

Tatar-inform.tatar 

7-11 апрельдә Башкортстан Милли симфоник оркестры Татарстанда гастроль туры белән чыгыш ясаячак. Музыкантлар Казан, Чаллы һәм Түбән Кама тамашачысына дөнья классикасы шедеврларын, Башкортстан һәм Татарстан милли композитор мәктәпләре вәкилләренең әсәрләрен тәкъдим итәчәк. ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Казанда Сәламәтлек саклау министрлыгы икенче бүлегенең элеккеге башлыгы белән хушлаштылар

Tatar-inform.tatar 

Кичә озакка сузылган авырудан соң ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы икенче бүлегенең элеккеге башлыгы Наил Сафин вафат булды. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Путин сәнәгать ипотекасының вакытын 15 елга кадәр озайтырга тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә сәнәгать ипотекасы буенча ташламалы кредитлау срогын 7 елдан 15 елга кадәр озайту идеясен карарга тәкъдим итте. Бу хакта RT хәбәр итә.

Читать дальше...

СССР, РФ Геройларына пособиене заявка бирмичә түләү тәртибе турында закон кабул ителде

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт Думасы Советлар Союзы һәм Россия Геройларына айлык акчалата пособиене заявка бирмичә түләү тәртибе турында закон кабул итте. Бу хакта «Российская газета» яза.

Читать дальше...

Миңнеханов һәм Гайнетдин Татарстанда ислам гыйлемен үстерү хакында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Читать дальше...

РФ Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы фитр сәдакасы күләмен билгеләде

Tatar-inform.tatar 

Ай календаре нигезендә, 2023 елда Рамазан ае 22 мартта кояш батканнан соң башлана. Уразаның беренче көне – 23 март, соңгы көне – 20 апрель. Быел Ураза гаете 21 апрельгә туры килә. Тәравих намазы 22 марттан 19 апрельгә кадәр укыла. 2023 елның 15 мартында РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы утырышында кабул ителгән «Рамазан аенда ураза тоту (2023)» дип аталган дини бәяләмәдә шундый мәгълүматлар китерелә. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә «МАЕМ» клубының беренче очрашуы булды

Tatar-inform.tatar 

Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә «МАЕМ» клубының беренче очрашуы булды. «МАЕМ» клубы балаларга үз тамырларын яхшы белү, алар белән кызыксыну, белемнәрне баету мөмкинлеге бирү, киләчәктә уңышлы тормыш алып бару өчен таяныч итү максатыннан гамәлгә куелган. 

Читать дальше...

Казанда герой-очучы Дамир Йосыпов турында фильм массакүләм күрсәтеләчәк

Tatar-inform.tatar 

16 мартта Россиянең киң прокатына Сарик Андреасянның «На солнце, вдоль рядов кукурузы» фильмы чыга. Фильм 2019 елның августындагы чын вакыйгалар буенча төшерелгән: ул вакытта герой-очучы, татар егете Дамир Йосыпов ашыгыч рәвештә самолетны кукуруз кырына утыртып, 200дән артык пассажирны коткара.

Читать дальше...

Миңнеханов: Венчур базарының ихтыяҗын ил җитәкчелегенә җиткерергә кирәк

Tatar-inform.tatar 

Үзгәргән эчке һәм тышкы шартларда венчур инвестицияләре базарын уңышлы үстерү өчен дәүләт белән элемтәне динамик саклап калу нигез булып тора. Бу тармак катнашучыларына кирәкле хокукый һәм көйләү шартларын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, инвесторларны һәм стартапларны бергәләп активрак эшләргә этәрәчәк. Казанда Россия венчур форумының пленар сессиясендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов шундый фикер әйтте.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *