Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2023

Новости за 24.03.2023

Кукмарада махсус хәрби операция зонасына җибәрергә «тәгәрмәчле мунча» әзерлиләр

Tatar-inform.tatar 

Бу көннәрдә Кукмарадагы «Сугышчан кардәшлек» оешмасында мобилизациядә булган хәрбиләргә «МАЗ» машинасы кузовына мунча ясау эшен оештыру һәм белән мәшгуль. Мобилизациядәге солдатларга мунча ясап ярдәм итү идеясен «Эко-Сервис» оешмасы тәкъдим иткән. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

Читать дальше...

Мәскәүдә чит илләрдәге милләттәшләр белән эшләү турында фикер алыштылар

Tatar-inform.tatar 

21 мартта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Мәскәү шәһәре тышкы икътисади һәм халыкара элемтәләр департаменты җитәкчесе урынбасары Игорь Ткач белән очрашты.

Читать дальше...

Роберт Миңнуллинның «Алма бабай» китабы быел 5000 данә тираж белән басылып чыгачак

Tatar-inform.tatar 

Роберт Миңнуллинның «Алма бабай» китабы мәктәпләр һәм балалар бакчалары соравы буенча быел 5000 данә тираж белән басылып чыгачак. Бүген күренекле шагыйрьне искә алу мәҗлесендә бу хәбәрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев җиткерде.

Читать дальше...

Омск татарлары Туфан Миңнуллинның «Алты кызга бер кияү» спектаклен куйды

Tatar-inform.tatar 

Омск шәһәрендә татарлар Туфан Миңнуллинның «Алты кызга бер кияү» әсәре буенча спектакль тәкъдим итте. 11 март көнне  Дуслык Сараенда халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чара уздырылды.

Читать дальше...



Россиядә гаиләгә багышланган уку әсбабы барлыкка киләчәк

Tatar-inform.tatar 

Россиядә гаиләгә багышланган уку ярдәмлеге барлыкка киләчәк, ул яшьләр арасында традицион гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан булдырыла. «РИА Новости»га бу турыда Балачакны, гаиләне һәм тәрбияне өйрәнү институтының матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Читать дальше...

Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылында Нәүрүз бәйрәме булды

Tatar-inform.tatar 

Самара өлкәсенең Камышлы районының Иске Ярмәк авылында социаль хезмәтләр алучылар өчен яз килүгә, язгы көн белән төн тигезлегенә багышланган бәйрәм булды. «Самар татарлары» сайты шул турыда яза.

Читать дальше...

Рөстәм Нәбиев «Мәскәү – Татарстан күпере» форумында чыгыш ясаячак

Tatar-inform.tatar 

Яшьләр үтенече буенча Рөстәм Нәбиев «Мәскәү – Татарстан күпере» VIII яшьләр форумының кунагы һәм спикеры булачак. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...

Эшмәкәр һәм долларлы миллионер Руслан Фазлыев үзенең Ecwid проектыннан киткән

Tatar-inform.tatar 

Эшмәкәр һәм доллар миллионеры Руслан Фазлыев шәхси Ecwid проектыннан китте. Ул  социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр иткәнчә, Ecwid һәм Lightspeed интеграциясе тәмамланган. «Татар-информ» шул хакта яза.

Читать дальше...

Һәлак булган Бөгелмә районы егетенең Батырлык орденын туганнарына тапшырдылар

Tatar-inform.tatar 

Узган елның 11 сентябрендә махсус хәрби операция вакытында һәлак булган Владислав Вавиловның Батырлык орденын Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров хәрбинең хатынына һәм әтисенә тапшырды. Тантанада Бөгелмә һәм Бөгелмә районы хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов, хәрбинең туганнары, якыннары, дуслары һәм хезмәттәшләре катнашты.

Читать дальше...

Илфир Якупов Камал театрының яңа бинасы ачылу вакытын әйтте - «Татарстан 24» каналы

Tatar-inform.tatar 

Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасын 2025 елда ачарга планлаштыралар. Бу турыда «Татарстан 24» телеканалы мәдәният учреждениесенең директоры Илфир Якуповка сылтама белән хәбәр итте.

Читать дальше...

Биектау районында яшәүче егет махсус операциядә чакта килгән хат авторы белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

Махсус хәрби операция зонасыннан туган ягына – Биектау районына кайткан хәрби ир-ат алгы сафта вакытта үзенә килгән хат авторы – мәктәп укучысы белән очрашырга карар кылган була. Бүген ул хат авторы – Индира исемле кыз укыган мәктәпкә килде, укучылар һәм укытучылар белән аралашты.

Читать дальше...

«Иң яхшы татар теле укытучысы» Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләрен игълан иттеләр

Tatar-inform.tatar 

Казанда Республикакүләм «Ел укытучысы-2023» бәйгесенә йомгак ясалды. «Әкият» курчак театрында узган тантанада «Иң яхшы татар теле укытучысы» бәйгесендә җиңгән укытучыларны да бүләкләделәр.

Читать дальше...

Татарстанда полиция хезмәткәрен машина капотында сөйрәп йөрткән ир-атны хөкем итәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда Баулы кешесе суд алдына басачак, ул полиция хезмәткәрен чит ил машинасы капотында сөйрәп барган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул турыда хәбәр итте.

Читать дальше...

Бөтендөнья татар конгрессы “Хәбәр” бөтенроссия бәйгесен игълан итә

Tatar-inform.tatar 

Бөтендөнья татар конгрессы Татарстаннан читтә нәшер ителүче татар телле гәҗитләр, эфирга чыгучы теле- һәм радиотапшырулар редакцияләре һәм журналистлары арасында «Хәбәр» бөтенроссия конкурсын башлап җибәрә.

Читать дальше...

Думада мәктәп укучыларына куркыныч хәл турында хәбәр итүнең яңа ысулын тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

Мәктәпләрдә кыңгырау ярдәмендә куркыныч турында хәбәр итүне оештыру рөхсәт ителә. Бу турыда РИА Новости Дәүләт Думасының Иминлек комитеты башлыгы Василий Пискаревка сылтама белән хәбәр итте.

Читать дальше...

Россия фәннәр академиясендә Әстерхан татарларын ногайлар дип атаган фәнни хезмәт чыкты

Tatar-inform.tatar 

Әстерхан татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Динара Мәҗитова әйтүенчә, Татарстан галимнәре Әстерхан татарларын нугайлар дип атаганга күрә, җирле татарларны башка милләткә кертеп карауга җирлек туган.

Миңнеханов һәм Чемезов Казан авиазаводында һәм Казан вертолет заводында булды

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе башлыгы Сергей Чемезов Казан авиация заводында һәм Казан вертолет заводында булды. Республика җитәкчесе Телеграм-каналында фотолар куйды.

Читать дальше...

Санкт-Петербургта беренче тапкыр Нәҗип Җиһанов турында фильм күрсәтелә

Tatar-inform.tatar 

Казан шәһәренең «Аярис» Мәдәни үзәге Татарстан Композиторлар берлегенә нигез салучы һәм беренче татар композиторы Нәҗип Гаяз улы Җиһанов турында фильм әзерләде. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *