Әлмәт районында язгы чәчү вакытыннан алда башланырга мөмкин
Әлмәт районында язгы чәчү 15 апрельдә үк башланырга мөмкин. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Әлмәт районында язгы чәчү 15 апрельдә үк башланырга мөмкин. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Лениногорск үзәк китапханәсенең авыл һәм шәһәр бүлекләрендә китап исемнәренең 80 еллыгына багышланган балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы узды. Балалар китабы атналыгы чын күңелдән укырга яраткан һәркемне берләштерә торган бәйрәм. Ул балаларга кызыклы китап яңалыклары белән танышырга һәм хәтта кайбер авторлар белән аралашырга мөмкинлек бирә.
Читать дальше...
Изге Рамазан аенда Иске Ярмәк авылы мәчетенә Мәскәү мөфтияте Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте ике йөз килограммга якын татар һәм рус телләрендә дини әдәбият китаплары бүләк ителде. Бу турыда «Самар татарлары» сайты хәбәр итте.
Читать дальше...
Иртәгә, 3 апрельдә, Татарстанда температура фонының тагын да күтәрелүе көтелә. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Читать дальше...«Бездәге мөнәҗәтләр башка халыкларда юк», - диде җырчы.
Март ахырына Россия бюджеты 2,5 триллион сум күләмендә өстәмә керем алды, дип хәбәр итте Россия финанс министры Антон Силуанов. Министрның «Россия-1» телеканалындагы чыгышының бер өзеген журналист Павел Зарубин телеграмда урнаштырган.
Читать дальше...
Сәнгать фәннәре кандидаты Лилия Җиһаншина мөнәҗәтләргә бормалар кушып, аларны җыр итеп башкаруның дөрес булмавын әйтте.
Читать дальше...«Кендек каным тамган урын Кышкар түгел, әмма мин үземне Кышкар авылы егете дип таныйм», - диде алып баручы.
Дәүләт Думасы кредит каникулын рәсмиләштерү мөмкинлегенең вакыты чикләнмәү турында закон проектын беренче укылышта кабул итте. Бу тәкъдимне Үзәк банкта һәм Хөкүмәттә хупладылар, дип хәбәр итә «Парламентская газета». Ярдәм чарасы гражданнарга һәм эшмәкәрлек белән бәйле булмаган кредитларга гына кагылачак.
Читать дальше...
Арча районы Каенсар авылы мәчете имам-хатыйбы Надир хәзрәт Гатауллин «Кышкар укулары» фестивалендә Югары Курса авылындагы борынгы мәчет быел ачылачагын әйтте.
Читать дальше...
Татарстанда Питрәч районында яшәүче 48 яшьлек ир-атны хөкем иттеләр, ул исерек хәлдә чыккан низаг вакытында дустын бик каты кыйнаган. Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев шул турыда хәбәр итте.
Читать дальше...«Кышкар мәчетенә җитәкчеләр игътибар итсә, мәчет тагын да күркәм булып эшләп китәр иде», - диде катнашучылар.
Түбән Новгород өлкәсе татарлары автономиясе офисында атна саен балалар өчен этикет һәм актерлык осталыгы буенча милли юнәлештәге шимбә курслары уза. Аларга 20 бала йөри. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Читать дальше...
Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус инфекциясеннән авыруның 114 яңа очрагы ачыкланган, сигез кешене хастаханәгә салганнар. Гомумән алганда, пандемия башланганнан бирле республикада ковид белән 203 мең 858 авыру очрагы теркәлгән. Стопкоронавирус.рф порталында шул турыда хәбәр ителә.
Читать дальше...
Башкортстанның ике районында, язгы ташу күтәрелү сәбәпле, транспортның барлык төрләре өчен хәрәкәт ябылу вакыты озайтылды. Бу хакта «Башинформ»га республиканың транспорт Министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.
Читать дальше...
10 майда Галиәсгар Камал исемендәге татар театрында олылар өчен беренче татар телендә тулы метражлы «Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмы премьерасы була.
Читать дальше...
28 мартта Истанбулда Төркиянең югары уку йортларында укучы студентлар һәм актив яшьләр өчен ифтар узды. Чарага Истанбул, Әнкара, Гәбзә, Бурса һәм башка шәһәрләрдән 70-тән артык студент катнашты.
Читать дальше...
Түбән Камада 2008-2009 һәм 2010-2011 елларда туган егетләр арасында ирекле көрәш буенча Россия күләмендәге XI «М-7 — СОФТ» турниры тәмамланды. Җиңүчеләрне кичә «Шинник» спорт залында узган тантанада игълан иттеләр. Аларга акчалата бүләкләр, медальләр һәм дипломнар тапшырылды.
Читать дальше...
Россия сәясәтчесе Олег Морозов 8 апрельдә «Мәскәү – Татарстан күпере» Мәскәү яшьләр форумы спикеры булачак. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.
Читать дальше...
Кырым ханнары грамоталарын чыгару проекты Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, теология докторы Дамир Мөхетдиновның Россия Борынгы актлар дәүләт архивына визитының төп темасы булды. Проектны гамәлгә ашыру теолог-көнчыгыш белгече Хөсәен Фәезхановның 200 еллыгына багышлана. Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда яза.
Читать дальше...
Самара «Яктылык» мәктәбенең 7Б сыйныф укучылары шәһәрнең «Кинофест» кыска метражлы кино фестивалендә катнашты. Алар «Уен фильмы» номинациясендә дипломант булды. «Самар татарлары» сайты шул турыда яза.
Читать дальше...
5 һәм 6 апрельдә Уфаның Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында Мостай Кәримнең «Авыл адвокатлары» повесте буенча «Силсәүит, Алдар һәм Адвокат» спектакленең премьерасы була. Ул 1987 елда язылган. Әсәр өч дусның, яхшылык һәм гаделлек тарафдарларының язмышы, еллар дәвамындагы дуслык турында. «Башинформ» шул хакта яза.
Читать дальше...
Түбән Кама сугышчылары ике атналык ялдан соң, кабат махсус хәрби операция зонасына китте. Аларны туганнары һәм якыннары озатырга килде. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Әлмәттә Габдулла Тукай әкияте буенча ясалган һәйкәл төзекләндереләчәк. Ул автор, Петербург скульпторы һәм профессиональ реставратор Павел Игнатьев катнашында узачак. Бу хакта Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Бөгелмәдә Губин исемендәге яшьләр сәламәтләндерү үзәгендә 199 малай һәм кыз каникулларын күңелле һәм файдалы үткәрде. Смена формалашканда мобилизацияләнгән бөгелмәлеләрнең балаларына аерым игътибар бирелде. Биредә шулай ук аз керемле, күп балалы һәм авыр тормыш хәлендә булган тулы булмаган гаиләләрдән балалар ял итте.
Читать дальше...