Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Апрель
2023

Новости за 30.04.2023

Сабаның Шәмәрдән авылында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган ярышта 300гә якын кеше катнашты

Tatar-inform.tatar 

Саба районының Шәмәрдән авылында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан узган йөгерештә өч йөзгә якын кеше катнашты .Йөгерү буенча ярышлар башланганчы «Яшьлек» үзәге хезмәткәрләре һәр катнашучыга һәм җанатарга Георгий тасмасын өләште.

Читать дальше...

Зәй эзтабарлары Сталинград сугышында һәлак булган 14 хәрбинең җәсадын тапкан

Tatar-inform.tatar 

Бүгенге көндә Зәйдән 28 кеше Волгоград өлкәсендә эзләнү экспедициясендә катнаша. Казу эшләренең беренче дүрт көнендә үк Зәй эзтабарлары Сталинград янындагы сугышларда һәлак булган 14 хәрбинең җәсадын тапкан.

Читать дальше...

Түбән Камада хезмәтне саклау буенча белгечләр командалары арасында осталык бәйгесе булды

Tatar-inform.tatar 

«Ковер» яшьләр инициатива үзәгендә Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган хезмәтне саклау белгечләре командалары арасында осталык бәйгесе узды. Бәйгене Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты һәм «Хезмәт иминлеге» өстәмә һөнәри белем бирү шәхси белем бирү учреждениесе оештырды.

Читать дальше...

Азнакайда Коръән укучылар арасында «Әсләм» республика бәйгесе узды

Tatar-inform.tatar 

29 апрельдә, шәүвәл аеның 9нчы көнендә, Татарстанның Азнакай шәһәрендә ир-атлар арасында алтынчы тапкыр Коръән укучылар арасында «Әсләм» республика бәйгесе узды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда язгы культуралар 60 процент мәйданда чәчелгән

Tatar-inform.tatar 

Бүгенге көндә Татарстанда язгы культураларны чәчү планы 60 процентка үтәлгән – алар 1 миллион 112 мең гектарда (фаразланган күләм – 1,8 миллион гектар) чәчелгән. Шуның 70 процентын – язгы бөртекле культуралар, 81 процентын – шикәр чөгендере, 55 процентын – рапс, 51 процентын көнбагыш тәшкил итә. ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Хөкүмәт йортында узган традицион киңәшмәдә шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Армиягә чакырылучының электрон шәхси эше «Дәүләт хезмәтләре» нигезендә формалаштырылачак

Tatar-inform.tatar 

Хәрби хезмәткә чакырылучыларның электрон шәхси эшләре Дәүләт хезмәтләре порталы мәгълүматлары нигезендә формалаштырылачак. РФ Саклану министрлыгы тарафыннан әзерләнгән Хәрби хезмәткә чакыру турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр норматив хокукый актлар проектлары порталында урнаштырылган.

Читать дальше...



Үзбәкстанда ил Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча референдум уза

Tatar-inform.tatar 

Бүген Үзбәкстанда ил Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча референдум башланды. Сайлау участоклары җирле вакыт белән иртәнге 8дә (Мәскәү вакыты буенча 06.00 сәгатьтә) ачылды.

Читать дальше...

Башкортстанның Чишмә бистәсе Җиңү паркында Ми-24 сугышчан вертолетына һәйкәл ачылды

Tatar-inform.tatar 

Шимбә көнне, 29 апрельдә, Башкортстанның Чишмә бистәсендә республика Башлыгы Радий Хәбиров Җиңү паркында булды, анда тантаналы төстә Ми-24 сугышчан вертолетына һәйкәл ачылды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Танышына сигез тапкыр пычак белән кадаган Татарстан кешесенә карата җинаять эше ачылды

Tatar-inform.tatar 

Тикшерү органы хезмәткәрләре танышына сигез тапкыр пычак белән кадаган Азнакай районы кешесенә карата җинаять эше кузгатты. Бу хакта РФ Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Читать дальше...

Синоптиклар Татарстанда һава шартларының бозылуы хакында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

Иртәгә, 1 майда, көндез һәм кич Татарстанның көнбатыш районнарында урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанда метро төзү кысаларында Фучик урамындагы парковка җәй ахырына кадәр ябылачак

Tatar-inform.tatar 

Казанның Юлиус Фучик урамында урнашкан парковка вакытлыча ябылачак. Бу метроның икенче линиясен төзү кысаларында җылылык үткәргеч трасса салу белән бәйле.

Читать дальше...

Россиядә 1 майдан арзанлы ипотека бүтән булмаячак

Tatar-inform.tatar 

1 майдан минималь ставка буенча ипотека бүтән булмаячак: Үзәк банк кагыйдәләрне катгыйландыра. Дәүләт идарә университеты Икътисад һәм финанслар институтының «Финанслар һәм кредит» кафедрасы доценты Николай Кузнецов «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда тагын 29 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар кимүен дәвам итә. Соңгы тәүлектә республикада 29 очрак ачыкланган, кичә ул – 30, ә 27 һәм 28 апрельдә 31 иде. Бу хакта стопкоронавирус.рф порталы хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанның Совет районында базар янында чүп-чарга ут капкан

Tatar-inform.tatar 

Бүген 112 бердәм номерына Казанның «Алтын-Т» сәүдә комплексы янында янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Татарстан аграрийлары 5 миллиард сум субсидия алды

Tatar-inform.tatar 

Хәзерге вакытта Татарстан аграрийлары 5 миллиард сум күләмендә дәүләт ярдәме алды, май аенда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә тагын 1,3 миллиард сум субсидия бирергә ниятлиләр. ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Хөкүмәт йортында узган традицион киңәшмәдә шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Казан метрополитенында полиция бүлеге полковнигы Татарстанның атказанган хезмәткәре булды

Tatar-inform.tatar 

РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе метрополитенда полиция бүлеге башлыгы, полиция полковнигы Айрат Хәйруллинга «Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр органнарының атказанган хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Шул хактагы указны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

Читать дальше...

Самарада уза торган «Мирас» татар мәдәнияте фестивалендә ярты меңнән артык кеше катнаша

Tatar-inform.tatar 

28-29 апрельдә Самарада  IV халыкара фестиваль – татар мәдәниятенең «Мирас» (Наследие) бәйгесе узды, бүген аның Гала-концерты уза, дип хәбәр итә Самара татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс»ка рәхмәт белдерде һәм аны иң яхшы команда дип атады

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Telegram-каналында Гагарин Кубогының финал матчында «Ак Барс» командасының ЦСКАга оттыруына карата үз фикерен белдерде.

Читать дальше...

Чаллыда ялга кайткан хәрби хатыны бала тапканда янында булган

Tatar-inform.tatar 

Махсус хәрби операциядән Чаллыгы кыска вакытлы ялга кайткан Айрат икенче тапкыр әти булды. Алай гына да түгел, ул яңа туган улын иң беренче кулына алды. Хәрби хатыны бала тапканда, коридорда видеодан карап тора.

Читать дальше...

Түбән Камада яшәүче ике кеше «Россия Федерациясенең атказанган химигы» исеменә лаек булды

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин дәүләт бүләкләре бирү турында карарны имзалады. Күренекле Россия кешеләре арасында Түбән Кама хезмәткәрләре дә бар. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *