Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Апрель
2023

Новости за 01.04.2023

Чистай медиклары «Тәмәкене конфетка алмаштыру» акциясен үткәрде

Tatar-inform.tatar 

27 марттан 2 апрельгә кадәр Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы зарарлы гадәтләрдән баш тарту атналыгын игълан итте. Шул уңайдан Чистай районы Үзәк хастаханәсенең поликлиникасы хезмәткәрләре һәм волонтер-медиклар «Тәмәкене конфетка алмаштыру» акциясен үткәрде.

Читать дальше...

Иртәгә Татарстанда томан һәм +15 градуска кадәр җылылык көтелә

Tatar-inform.tatar 

Якшәмбе, 2 апрельдә, Татарстанда һава температурасы +15 градуска кадәр күтәрелә, томан көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин:«Татарстан белән Беларусьны тирән ихтирам һәм үзара мәнфәгатьләр бәйли»

Tatar-inform.tatar 

Россия һәм Беларусь халыклары дәүләт һәм төбәк дәрәҗәсендә тирән мәдәни, сәүдә һәм икътисади элемтәләрне үстерү аша тугандаш мөнәсәбәтләрне ныгытуны дәвам итә. Бу бигрәк тә бүген, ике ил тышкы басымга дучар булган вакытта мөһим. Бу хакта Беларусь һәм Россия халыкларының Бердәмлек көненә багышланган тантаналы чарада Татарстан Дәүләт Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин сөйләде.

Читать дальше...



Хәрби комиссариат районнардан чакырылучылар турында беренче тапкыр онлайн мәгълүмат алды

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда хәрби комиссариатлар беренче тапкыр хәрби исәпкә алу турындагы мәгълүматны цифрлы рәвештә алды. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин хәбәр итте.

Читать дальше...

Казанда Роберт Миңнуллинның «Мәхәббәтле көзләрем» китабын тәкъдим итү кичәсе узачак

Tatar-inform.tatar 

5 апрель көнне Роберт Миңнуллинның «Мәхәббәтле көзләрем» дип исемләнгән яңа китабын тәкъдим итү кичәсе узачак. Чара «Китап club» рестораны (Бауман ур., 19) 15.00 сәгатьтә үтәчәк. Китапта Роберт Миңнуллинның яңа шигырьләре һәм элегрәк язылган сайланма әсәрләре урын алган. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Лаеш районы башлыгы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов ялга кайткан мобилизацияләнгән ир-атлар белән очрашты. Ул һәр хәрбине сәламләде һәм Ватанны саклаулары өчен рәхмәт белдерде. Очрашу табын артында узды.

Читать дальше...

Транспорт министрлыгы: М12 юлында пилотсыз йөк ташу машиналарын җибәрергә уйлыйлар

Tatar-inform.tatar 

Мәскәү - Казан М12 юлында алга таба пилотсыз йөк машиналарын җибәрергә планлаштыралар. Якын арада проектны «Нева» М11 юлында сыный башлыйлар, ә аннары тагын берничә федераль трассага җибәрергә уйлыйлар. Бу хакта ТАСС Россия Транспорт министрлыгы башлыгы Виталий Савельевка сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Ульяновск өлкәсендә апрель аенда «Татар утары» ачылачак

Tatar-inform.tatar 

Ульяновск өлкә татар милли мәдәни автономиясенең президиумы әгъзалары Татар мәдәният үзәгенә чираттагы утырышка җыелды. Анда март аенда башкарылган эшләргә йомгак ясалды һәм апрель аенда узачак чараларның планы расланды. Бу хакта Ульяновскиның «Өмет» газетасы телеграм-каналы хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанның күп районнарында кыр эшләре башланды

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның күп районнарында кыр эшләре башланды. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте.

Читать дальше...

Волынец Миңнехановка «Игелекле футбол» хәйрия акциясенә ярдәме өчен рәхмәт белдерде

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда катлаулы тормыш вазгыятендәге балалар өчен «Игелекле футбол» IV республика хәйрия турниры тәмамланды. Анда Кукмара районы командасы җиңү яулады. Икенче урынны Алексеевск районыннан яшь спортчылар, өченче урынны Левченко исемендәге Казан мәктәбе укучылары алды.

Читать дальше...

Татарстан экология министры республикада генераль җыештыру башлануы турында игълан итте

Tatar-inform.tatar 

Апрельнең беренче көненнән Татарстанда санитар-экология икеайлыгы башлана. Ул чүплекләрне бетерү һәм кыштан соң территорияләрне төзекләндерү максатыннан оештырыла. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстанда 2023 елга планнан 37 процент торак файдалануга тапшырылган

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда 1138000 квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу 2023 елга планның 37 процентын тәшкил итә. Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә шул хакта әйтте.

Читать дальше...

Казанда муниципаль берәмлекләр арасында «Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйгесе башланды

Tatar-inform.tatar 

Казанда республика муниципаль берәмлекләре арасында «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы старт алды. Мәдәният көннәре шәһәрнең 13 мәйданчыгында узачак. Лениногорск районы беренче булып бәйгедә катнашты.

Читать дальше...

Апрельдә Татарстанда һава температурасы бер градуска нормадан югары була

Tatar-inform.tatar 

Апрельдә Татарстанда, шулай ук Казанда уртача һава температурасы климат нормасыннан бер градуска югары булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

«Дәүләт хезмәтләре» кулланучыларына хисап язмаларын юкка чыгаруны тыйдылар

Tatar-inform.tatar 

«Дәүләт хезмәтләре» порталыннан хисап язмасын хәзер күпфункцияле үзәккә шәхсән барганда гына алырга мөмкин. Бу соңгы вакытта шәхси кабинетларны җимерү очраклары ешаюы белән бәйле.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *