Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Апрель
2023

Новости за 18.04.2023

Түбән Кама укучысы Бөтенроссия олимпиадасында җиңүче булды

Tatar-inform.tatar 

Мәскәүдә 10-11 сыйныф укучылары арасында сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча Бөтенроссия олимпиадасы финалы узды. Россиянең 96 укучысы белемнәрен сынап карарга килде. Анда Түбән Кама укучысы Анастасия Тузеева ярышта җиңүче булды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Нурлатта яшәүче күпбалалы ата контракт белән хәрби хезмәткә китәргә җыена

Tatar-inform.tatar 

Нурлатта яшәүче күпбалалы әти Фәнил махсус хәрби операциягә китәргә боерык көтә. Кичә ул хәрби комиссариатка контракт буенча хезмәткә керешү турында гариза язган.

Читать дальше...

“Зәкят” фонды 27 көн эчендә 20 авыру баланы дәвалау өчен акча җыйган

Tatar-inform.tatar 

https://dumrt.ru/

Татарстанда «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны дәвам итә. Изге ай әле тәмамланмаса да, «Зәкят» хәйрия фонды битараф булмаган кешеләр булышлыгы белән 450 аз керемле гаиләгә азык-төлек җыелмалары өләшкән. Бу турыда ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук Татарстанның 34 мәчетендә һәм мәдрәсәсендә 3840 мохтаҗ өчен ифтар мәҗлесләре оештырылган һәм 20 авыру баланы дәвалау өчен акча җыелган. Шулай ук мохтаҗлар өчен «Ханума» кафесыннан ифтар җыелмалары таратылган. Читать дальше...

Бердәм ачык ишекләр көнендә Татарстан укучылары ихтыяҗ булган һөнәрләр турында белә ала

Tatar-inform.tatar 

22 апрельдә Татарстанда «Профессионалитет» федераль проектының Бердәм ачык ишекләр көне уза. Укучыларны ихтыяҗ булган һөнәрләр белән таныштыруга юнәлтелгән чаралар комплексы планлаштырылган.

Читать дальше...

Матвиенко укытучыларга хезмәт хакы түләү системасын үзгәртергә тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

Россия педагогика югары уку йортларын тәмамлаучыларның күбесе мәктәпкә килгәннән соң эшләрен тиз алыштыра. Төп сәбәпләрнең берсе, түбән хезмәт хакы. Бу турыда Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко сөйләде. Ул Россия Президенты Владимир Путинга укытучыларга хезмәт хакы түләүнең яңа системасын кертү үтенече белән мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә.

Читать дальше...

KazanForumда хәләл-индустрия халыкара ярминкәсе булачак

Tatar-inform.tatar 

«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV икътисади форумы кысаларында Russia Halal Market хәләл индустрия халыкара ярминкәсе узачак. Ул 19-21 майда «Казан» агросәнәгать паркында була. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Читать дальше...

Россиядә коронавирусның «арктур» штаммын йоктыру очракларын ачыкладылар

Tatar-inform.tatar 

Россиядә коронавирусның «арктур» штаммын йоктыру очраклары ачыкланды. Бу хакта РИА Новости Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә (Роспотребнадзор) сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...



Ульян өлкәсендә Рөстәм Ямбаев истәлегенә шахмат турниры узды

Tatar-inform.tatar 

Ульян өлкәсенең Николаевка шәһәре технология техникумы базасында 13 апрель көнне Рөстәм Ямбаев истәлегенә VII өлкә шахмат турниры узды. Анда өлкәнең дистәдән артык районыннан 79 укучы ярышты, дип хәбәр итә өлкәнең «Өмет» («Надежа») газетасы ВКдагы үз битендә.

Читать дальше...

Синоптиклар Татарстанда бераз яңгыр һәм +19 градуска кадәр җылылык вәгъдә итә

Tatar-inform.tatar 

19 апрельдә Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава торышы вәгъдә итәләр. Көндез урыны белән яңгыр көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Талия Миңнуллина: KazanForum икътисади форумына бүгенгә 40 ил теркәлде

Tatar-inform.tatar 

Бүгенге көндә 40 ил «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында катнашырга теләк белдерде. Бу хакта Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина РБК-Татарстан порталына биргән интервьюсында сөйләде.

Читать дальше...

Сабада мең кешелек районкүләм ифтар узды һәм 300 балага ифтар әзерләнә

Tatar-inform.tatar 

Рамазан аеның 25нче көнендә (16 апрельдә), Байлар Сабасы бистәсендә меңгә якын кеше катнашында районкүләм ифтар мәҗлесе үткәрелгән. Ифтар мәҗлесенә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов килгән. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин: Рамазан гаетен «Ураза бәйрәме» дип әйтү дөрес түгел

Tatar-inform.tatar 

Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин Рамазан гаетен «Ураза бәйрәме» дип әйтү дөрес түгел, дип саный. Бу турыда ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Рамазан Фест» бәйрәменә багышланган матбугат конференциясендә әйтте. 

Читать дальше...

Песошин Татарстанда «Изге Болгар җыены»н бәйрәм итү планын раслады

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» бәйрәменә әзерлек һәм уздыру планы расланды. Бу карарны бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Читать дальше...

Казан телеманарасы Ураза Гаете көнне төсле утларын кабызачак

Tatar-inform.tatar 

20 апрельдә Казан телеманарасында бәйрәм утлары кабына. Анда якынлашып килүче Ураза гаете белән котлау да булачак. Бу хакта Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Быел «Рамазан Фест» бәйрәме Каюм Насыйри урамында узачак

Tatar-inform.tatar 

Казанда 21 апрель көне Гает уңаеннан «Рамазан Фест» бәйрәме узачак. Алдангы елларда ул Максим Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында үткәрелсә, быел Каюм Насыйри урамында узачак. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Рамазан Фест» бәйрәменә багышланган матбугат конференциясендә «Иске шәһәр» махсус территориясе перфекты вазифаларын башкаручы Нияз Усманов әйтте.

Читать дальше...

Миңнеханов хезмәт ветераны Әхмәтҗановны «ТАССР оешуга 100 ел» медале белән бүләкләде

Tatar-inform.tatar 

Хезмәт ветераны Ислам Әхмәтҗанов «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел» медале белән билгеләп үтелде. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов аны бүләкләү турындагы указны имзалады.

Читать дальше...

Быел Россиядә «Үлемсез полк» акциясе традицион форматта узмаячак

Tatar-inform.tatar 

Быел Россиядә «Үлемсез полк» акциясе традицион форматта үткәрелми, ул 9 Майда катнаш форматта узачак. Бу хакта ТАСС агентлыгы «Россиянең үлемсез полкы» гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең үзәк штабы рәистәше, РФ Дәүләт Думасы депутаты Елена Цунаевага сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Буада ут белән көрәшүчеләр элеватор территориясендә янгын чыккан складны сүндерде

Tatar-inform.tatar 

Бүген көн урталарында ут белән көрәшүчеләргә Буадагы ашлык складының түбәсе януы хакында хәбәр килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Татарстанда балага суккан тәрбиячене хөкем итәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

Тикшерүчеләр Түбән Кама районындагы бер балалар бакчасында сабыйга суккан тәрбиячегә карата кузгатылган җинаять эшен судка тапшырды. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *