Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2023

Новости за 10.09.2023

Әгерҗенең Тирсә авылында «Самавыр» бәйрәме булды

Tatar-inform.tatar 

Әгерҗенең Тирсә авылында «Самавыр» бәйрәме узган көнне олысы-кечесе Мәдәният йорты каршындагы мәйданга ашыкты. Тирә-якка татарча көй агыла. Самавырда чәй кайный. Бай күргәзмә дә үзенә җәлеп итә. Шунда ук самавырлар тарихы белән дә танышырга мөмкин булды. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» яза.

Читать дальше...

Бүгенге сайлауларда Актанышта 7 кеше беренче тапкыр тавыш бирде

Tatar-inform.tatar 

Бүгенге сайлауларда Актаныш районында яшәүче 21336 сайлаучының 458е катнашырга тиеш. Алар арасында 7 граждан сайлауларда беренче тапкыр үз тавышын бирде. Сайлау участокларына гражданлык позициясен белдерергә беренче тапкыр килгән яшьләрне истәлекле бүләк тапшырылды. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Биектау районы Казанда мәдәни программасын тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

«Татарстанның мәдәни башкаласы» фестиваль-конкурсы кысаларында республиканың Биектау районы үзенең мәдәни программасын тәкъдим итте. Чара Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узды. Бу хакта «Татар мәдәни ресурс үзәге» хәбәр итә.

Читать дальше...

Киләсе атна башында Татарстанда яңгыр көтелә

Tatar-inform.tatar 

Киләсе атнада Татарстанда яңгыр һәм көчле җил көтелә. Көндез һава температурасы +20 градуска кадәр җитәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Көнчыгыш икътисади форумында Россиянең төп халыклары телләрен саклау турында сессия булды

Tatar-inform.tatar 

Көнчыгыш икътисади форумы кысаларында Россиянең аз санлы җирле халыклары телләрен саклау турындагы сессия узды. 10 сентябрьдә анда Россия халыклары йорты директоры Анна Полежаева чыгыш ясады, ул әлеге телләрнең ил мәдәнияте өлеше буларак әһәмияте турында сөйләде. Бу хакта «Известия» яза.

Читать дальше...

Казан аэропортының өченче терминалын ел ахырына кадәр проектларга җыеналар

Tatar-inform.tatar 

2023 ел ахырына кадәр «Казан» халыкара аэропортының яңа пассажир терминалын проектлау башланачак. Бу хакта ТАССка биргән интервьюсында Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов белдерде.

Читать дальше...

Татарстанда 15 сәгатькә муниципаль депутатларны сайлауда катнашучылар 32 процент булган

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда муниципаль депутатларны сайлауларда катнашучы гражданнарның саны көндезге сәгать 3тә 32,09 процент тәшкил итте. Бу хакта республика Үзәк сайлау комиссиясе Телеграм-каналында хәбәр итә.

Читать дальше...

Сәфәров: Александр Павлов югары максатларга һәм казанышларга омтылучы булып истә калачак

Tatar-inform.tatar 

Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсенең элеккеге генераль директоры Александр Павлов тынгысыз, югары максатларга һәм лаеклы казанышларга омтылучы кеше булып истә калачак. Бу хакта кайгы уртаклашу телеграммасында Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров белдерде.

Читать дальше...



Миңнеханов КМПОның элеккеге генераль директоры хатынының кайгысын уртаклашты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсенең (КМПО) элеккеге (1983-2004 еллар) генераль директоры Александр Павлов вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде.

Читать дальше...

Беренче тапкыр тавыш бирүче татарстанлылар сайлау участокларында сувенирлар ала

Tatar-inform.tatar 

Тавыш бирүдә беренче тапкыр катнашучы яшь татарстанлылар участокларда ТР Үзәк сайлау комиссиясеннән бүләкләр ала. Искәртик, бүген республикада муниципаль депутатларны сайлауда бердәм тавыш бирү көне уза.

Читать дальше...

Хәнифов: 2024 елдан Татарстан белән Удмуртия арасында елга рейслары ачылырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

Киләсе сезонда Татарстан белән Удмуртияне «Метеор-2020» пассажир судносында елга рейсы бәйләргә мөмкин. Казаннан Сарапулга беренче сынау сәфәре бу елның 23 сентябрендә башлана. Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчесе Фәрит Хәнифов шул хакта сөйләде. Бу турыда ТАСС яза.

Читать дальше...

Россиянең барлык төбәкләрендә поликлиникаларда психологлар эшли башлады

Tatar-inform.tatar 

Россиянең барлык төбәкләрендә поликлиникаларда хәзер психологлар эшли. Бу хакта 10 сентябрьдә Россия сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Виктор Фисенко белдерде. «Известия» шул хакта яза.

Читать дальше...

«Известия»:Россиядә фейк юл-транспорт һәлакәтенә каршы көрәштә ясалма интеллект кулланыла

Tatar-inform.tatar 

Россиядә юл-транспорт һәлакәтләрен махсус китереп чыгаруга каршы тору системасын куллана башладылар. Бу төр мошенниклык белән көрәшкә ясалма интеллект технологияләрен җәлеп иттеләр. «Известия» «Автонет» НТИга сылтама белән шул хакта хәбәр итә.

Читать дальше...

Ирада Әюпова: Кинофестиваль максатларының берсе – фильмнарны прокатчыларга җиткерү

Tatar-inform.tatar 

Мәдәният министры Ирада Әюпова Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең мөһим юнәлешләренең берсе дип катнашкан фильмнарны прокатчыларга җиткерү максатын атый.

Читать дальше...

Марат Хөснуллин М12 юлы турында: Өч елда Россиядә мондый юллар төзелмәде

Tatar-inform.tatar 

М12 юлы төзелеше, аны вакытыннан алда ачу - бу киң күләмле проект, Россиядә аның аналоглары әле булмады. Мондый мисаллар дөнья практикасында да аз, дип белдерде РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин «Россия-1» каналына биргән интервьюда. Аннан өзек Хөкүмәт Телеграм-каналын чыкты.

Читать дальше...

Татарстанның Югары Ослан районында җиңел машина төягән «ГАЗель» янып беткән

Tatar-inform.tatar 

Кичә кич М7 юлының 774нче километрында «ГАЗель» машинасы янган.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, урынга янгын сүндерүчеләр килгән. Ачыкланганча, юлда «ГАЗель» машинасына ут капкан. Аның кузовында Subaru чит ил машинасы булган.

Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте

Соңрак Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәте янгынны сүндергән. Читать дальше...

Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге бинасы ремонтына 50 млн сум тотылачак

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге бинасы ремонтына (Мәскәү, 3нче Котельнический чаты, 13/15 йорт) 50,4 млн сумнан артык акча тотылачак. Бу тендер дәүләт сатып алулары сайтында чыкты.

Читать дальше...

Татарстанда муниципаль депутатларны сайлауда бердәм тавыш бирү көне башланды

Tatar-inform.tatar 

Иртәнге сәгать 7дән Татарстанда муниципаль депутатларны сайлау өчен участоклар ачылды. 30дан артык районда 175 участок сайлау комиссиясе һәм 41 территория сайлау комиссиясе эшли. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

Читать дальше...

Алабуга районы башлыгы ялга кайткан хәрбиләрнең ихтыяҗлары белән кызыксынды

Tatar-inform.tatar 

Бу атнада Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев ялга кайткан мобилизацияләнгәннәр белән очрашты. Очрашу «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә булды. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Читать дальше...

Биектау мәктәпләрендә «Балаларга юнәлеш бирү» буенча киңәшче вазифасы булдырылды

Tatar-inform.tatar 

Биектау районының 15 мәктәбендә директорларның «Балаларга юнәлеш бирү» буенча киңәшчеләре үз эшләрен башлап җибәрде. Бу хакта «Биектау хәбәрләре» яза.

Читать дальше...

Бөгелмәдә махсус операциядә һәлак булган хәрбинең истәлегенә багышланган чара булды

Tatar-inform.tatar 

Бөгелмәдә махсус операция барышында һәлак булган хәрби истәлегенә чара узды. Район башлыгы Линар Закиров Батырлык орденын 2022 елның сентябрендә һәлак булган Александр Наумовның әнисенә, хатынына һәм улына тапшырды. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *