Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2023

Новости за 24.09.2023

Әлмәттә махсус хәрби операциядәгеләргә маскировкалау челтәре үрергә ярдәм итүне сорыйлар

Tatar-inform.tatar 

Өлешчә мобилизация игълан ителгәннән бирле илебез иминлеген сакларга киткән Әлмәт хәрбиләренә гуманитар ярдәм оештырып җибәрүчеләр эшләрен бик актив рәвештә алып бара. Берәүләр маскировкалау челтәрләре үрә, икенчеләре «Леший» костюмын тегәр өчен өлгеләр ясый. Студентлар да килгәләп йөри. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Читать дальше...

Түбән Камада Вокзал урамын ачтылар һәм яңа тематик трамвай йөри башлады

Tatar-inform.tatar 

Түбән Камада капиталь ремонттан соң, Вокзал урамында хәрәкәт тантаналы рәвештә ачылды. Шулай ук яңа тематик Зеленов трамваен җибәрделәр. Бу мөһим вакыйгалар 57 еллыгын билгеләп үтә торган Шәһәр көнен бәйрәм итүгә туры килде. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Казанда Кукмара районының Мәдәният көнен үткәрделәр

Tatar-inform.tatar 

22 сентябрьдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында Кукмара муниципаль районы үзенең уникаль мәдәни мирасын тәкъдим итте. Татар филармониясе скверында «Сөмбелә-2023» беренче уңыш күргәзмә-ярминкәсе тәкъдим ителде. Беренче уңыш бәйрәме район бакчачылары үстергән үзенчәлекле яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр белән бизәлгән. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

Читать дальше...

Арчаның Казансу аша җәяүлеләр күпере архитектура премиясе җиңүчесе булды

Tatar-inform.tatar 

Арчаның Казансу аша күпере АРХИWOOD 2023 гомумроссия премиясе җиңүчесе булган. Агачтан төзелгән иң яхшы архитектура корылмасы буларак, ул «Кече объект» номинациясендә җиңү яулаган. Арчадагы күпер җиңсен өчен халык тавыш биргән.

Читать дальше...



Контракт белән хәрби хезмәткә алынуга киртә булырдай авырулар исемлеге үз көченә керде

Tatar-inform.tatar 

Гражданнарга Россия Кораллы көчләрендә хезмәт итү өчен контракт төзүгә киртә булырдай чирләрнең яңа исемлеге 24 сентябрьдә үз көченә керде. Әлеге документны саклану министры Сергей Шойгу 14 сентябрьдә имзалаган иде. Бу хакта «Российская газета» яза.

Читать дальше...

Белгеч октябрьдә депрессиядә булган кешеләрнең саны артуын фаразлый

Tatar-inform.tatar 

Октябрь ахырында салкын һәм явым-төшемле һава торышы аркасында депрессия кичерүче кешеләр саны актив арта башлаячак. Көзге көн һәм төн тигезләшкән көннән соң якты көн озынлыгы инде кими башлады, дип белдергән Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд ТАСС агентлыгына.

Читать дальше...

Татарстанда 2024 елда транспортта йөрү өчен айлык бердәм социаль билет бәясе арта

Tatar-inform.tatar 

2024 елдан Татарстанда өлкәннәр һәм балаларга транспортта йөрү өчен айлык бердәм социаль билет бәясе артачак. Республиканың Транспорт министрлыгы тарафыннан эшләнгән Татарстан Хөкүмәте карары проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.

Читать дальше...

Янгын турында хәбәр итү җайланмасы Арча районында олы яшьтәге ханымны үлемнән коткарган

Tatar-inform.tatar 

Бүген 03.44 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрнең бердәм 112 номерына Татарстанның Арча районы Кызыл Яр авылындагы агач йортта янгын чыгуы турында хәбәр килә. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

«Алеша» танкы командиры Баксиков Аксубай районында истәлек тактасы ачты

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Аксубай районы Кәкрекүл авылында Советлар Союзы Герое Григорий Романов исемендәге мәктәп фасадына мемориаль такта элделәр. Тантана Григорий Романовның 116 еллыгына багышлана. Чара ул 1941 елда Кызыл Армиягә хезмәткә кергән көнне узды.

Читать дальше...

Махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләре белән теплоходта сәфәргә китте

Tatar-inform.tatar 

Махсус хәрби операциядә катнашучылар бүген гаиләләре белән Бөек Идел юлы буйлап теплоходта сәфәргә кузгалды. Экскурсиядә катнашучылар өч көн дәвамында Идел буе мәдәни мирас объектлары белән танышачак. Ватанны саклаучылар өчен мондый круиз Россия Саклану министрлыгы ярдәме белән оештырылган. Чара «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясе кысаларында үтә.

Читать дальше...

Алексей Песошин машина төзелеше комплексы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин машина төзелеше комплексы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Аның сүзләренчә, конструкторлык бюроларында һәм машина төзелеше предприятиеләрендә талантлы һәм җаваплы белгечләр эшли. Котлау сүзләре Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында урнаштырылган.

Читать дальше...

Владимир Путин: Россия сайлау системасы 30 ел дәвамында зур юл үтте

Tatar-inform.tatar 

30 ел дәвамында Россиянең сайлау системасы зур юл үтте. Ул даими камилләшә — аңа иң яңа техник казанышлар һәм дөньяның иң яхшы тәҗрибәсе кертелә. Бу хакта Президент Владимир Путин Россия Үзәк сайлау комиссиясенең 30 еллыгы уңаеннан Кремль сайтында дөнья күргән котлавында белдерә.

Читать дальше...

Татарстанда бензин һәм дизель ягулыгы тагын кыйммәтләнде

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда барлык маркадагы бензин һәм дизель ягулыгына бәяләр чираттагы мәртәбә артты. 11-17 сентябрь көннәрендә төбәкләр буенча статистиканы «Росстат» Федераль дәүләт статистикасы хезмәте бирә.

Читать дальше...

Тарих фәненнән яңартылган дәреслекләргә үзгәрешләр кертү өчен эшче төркем төзелде

Tatar-inform.tatar 

Россиядә 10-11 сыйныфлар өчен тарих фәненнән яңартылган дәреслекләр бүлегенә үзгәрешләр кертү белән шөгыльләнә торган эшче төркем булдырылган. Сүз репрессияләнгән СССР халыклары темасы турында бара. Бу хакта Чечня Республикасы парламенты рәисе Мөхәммәд Даудов телеграм-каналында белдергән.

Читать дальше...

«Чаян» журналы коллективы Россия Журналистлар берлеге дипломы белән бүләкләнде

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның «Чаян» журналы массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә зур өлеш керткән өчен Россия Журналистлар берлеге дипломы белән бүләкләнде. Дипломны «Бөтен Россия – 2023» Заманча журналистика форумының финал көнендә берлек рәисе Владимир Соловьев тапшырды.

Читать дальше...

Кукмарадан махсус хәрби операция зонасына ике йөк машинасы ярдәм һәм мунча җибәрелгән

Tatar-inform.tatar 

Кукмараның «Сугышчан кардәшлек» оешмасы махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүен дәвам итә. Бу юлы берьюлы өч машина ярдәм киткән, шуларның берсе күчмә мунча. Машиналарга фронтка кирәкле әйберләрне хәрбиләр җибәргән исемлек буенча җыйганнар. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Питрәч районының бәрәңге үстергән бердәнбер хуҗалыгында көненә 30 тонна уңыш җыеп алалар

Tatar-inform.tatar 

Питрәч районның бәрәңге үстергән бердәнбер хуҗалыгында көненә 30 тонна уңыш җыеп алалар. Хуҗалык агрономы аны үстергәндә нинди кыенлыкларга юлыгулары турында сөйләде. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *