smi24.net
Tatar-inform.tatar
Апрель
2024

Новости за 02.04.2024

«Алабуга»да дроннар һөҗүме аркасында зыян күрүчеләр саны 13 кешегә кадәр арткан

Tatar-inform.tatar 

«Алабуга» махсус икътисади зонасына пилотсыз оча торган аппаратлар һөҗүме сәбәпле, 13.00 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, 13 кеше зыян күргән. Бу турыда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

«Татарстанның чиста урманнары» акциясе 22 апрельдә башлана

Tatar-inform.tatar 

«Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясенең язгы этабы 22 апрельдән 22 июньгә кадәр узачак. Ике ай эчендә урманнардан кыш буена җыелган чүп-чар, корыган агачлар, чыбык-чабыклар җыеп чыгарылачак.

Читать дальше...

Ольга Павлова дрон һөҗүме турында: Хәрби операция максатлары үтәлергә тиешлеген раслый

Tatar-inform.tatar 

Махсус хәрби операция максатлары тулысынча үтәлергә тиеш, моны «Алабуга» махсус икътисади зонасы тулай торагына һөҗүм иткән пилотсыз очу аппаратларының җиһазландырылуы раслый. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстанның Җәмәгать палатасы әгъзасы Ольга Павлова әйтте.

Читать дальше...

«Солдат альбомы» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак

Tatar-inform.tatar 

2024 елның 1 февраленнән 18 февральгә кадәр Бөтендөнья татар конгрессы, «Татарлар» газетасы белән берлектә, «Солдат альбомы» конкурсын үткәрде. Бәйгегә барлыгы 70 кә якын язма килде. Катнашучылар Туган иле сагына баскан авылдашлары, әтиләре, ирләре, якыннары турында бик матур, җылы иншалар юллады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Айдар Метшин дроннар һөҗүме турында: Төп максат – бердәмлекне какшату

Tatar-inform.tatar 

Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин фикеренчә, Татарстан предприятиеләренә һөҗүмнәрнең максаты – ил гражданнарының бердәмлеген һәм оешканлыгын какшату. Бу хакта ул үзенең Телеграм-каналында язган.

Читать дальше...



Алабугада дроннар һөҗүмендә зыян күрүче кешеләр саны 12гә җитте

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда «Алабуга» махсус икътисади зонасына пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме аркасында зыян күрүче кешеләр саны 12гә җитте. Бу хакта республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Дәүләт Советы депутаты Игорь Бикеев дрон һөҗүме турында: Дошман безне җиңә алмаячак

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт Советы депутаты, Казан инновация университетының беренче проректоры Игорь Бикеев «Татар-информ»га Татарстанга беспилотниклар һөҗүме турында фикерләрен әйтте.

Читать дальше...

Түбән Кама мэры оешмаларга дроннар һөҗүме турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

Түбән Кама мэры Рамил Муллин җирле оешмаларга пилотсыз очу аппараты һөҗүме турында сөйләде. Аның сүзләренчә, дрон иминлек системасы белән зарарсызландырылган, оешманың технология процессы өзелмәгән. Бу хакта ул үзенең Телеграм-каналында хәбәр итте.

Читать дальше...

Казанда БРИКС саммитына Сөембикә манарасына реставрация ясала

Tatar-inform.tatar 

2024 елның октябрендә Казанда узачак БРИКС саммитына Сөембикә манарасына реставрация ясала. Бу хакта Төбәк белән идарә итү үзәгендә оештырылган туры элемтә барышында Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин сөйләде.

Читать дальше...

Татарстанга дроннар һөҗүменнән соң «КАМАЗ» заводы гадәти режимда эшли

Tatar-inform.tatar 

Чаллыдагы «КАМАЗ» гаммәви акционерлык җәмгыяте Татарстандагы предприятиеләргә дроннар һөҗүм иткәннән соң гадәти режимда эшли. Бу мәгълүмат оешманың Телеграм-каналында чыккан.

Читать дальше...

Мәскәүгә 20 градус җылылык алып килгән циклон Татарстанга якынлаша

Tatar-inform.tatar 

Урта диңгездән Мәскәүгә 20 градус җылылык алып килгән циклон Татарстанга якынлаша. Бу хакта Казан федераль университеты профессоры Юрий Переведенцевка сылтама белән «Челнинские известия» газетасы яза.

Читать дальше...

Чираттагы «Яңа татар пьесасы-2024» конкурсы игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

Драматургия өлкәсендә чираттагы «Яңа татар пьесасы» конкурсы игълан ителде. Гаризалар 2024 елның 1 октябренә кадәр кабул ителә. Җиңүче әсәрләр 2024 елның 22 декабрендә игълан ителәчәк.

Читать дальше...

Дача хуҗаларына койманың икенче ягында үскән балтырган өчен дә штраф салачаклар

Tatar-inform.tatar 

Дача хуҗаларына үз участокларындагы балтырган өчен, хәтта ул койманың икенче ягында үссә дә, 5 меңгә кадәр штраф салырга мөмкиннәр. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясеннән Дәүләт Думасы депутаты һәм балтырган белән көрәш буенча закон проекты авторларының берсе Алексей Говырин сөйләде дип яза РИА Новости.

Читать дальше...

Татарстанда пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме аркасында алты кеше зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме аркасында алты кеше зыян күргән, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы. Барлык зыян күрүчеләргә кирәкле ярдәм күрсәтелә.

Читать дальше...

Шаһивәлиев: «Алабуга»га һөҗүм иткән пилотсыз очу аппаратларында НАТО илләре җиһазлары бар

Tatar-inform.tatar 

«Алабуга»га һөҗүм иткән БПЛАлар НАТО илләре җиһазлары белән җиһазландырылган. Бу хакта «Алабуга» махсус икътисади зона генераль директоры Тимур Шаһивәлиев белдерде.

Читать дальше...

Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме ясалды

Tatar-inform.tatar 

Бүген иртән республиканың Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме ясалды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә .

Читать дальше...

16 апрельдә Ялтада Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитов бюсты ачылачак

Tatar-inform.tatar 

Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитов бюсты Санкт-Петербург шәһәреннән Ялтага җибәрелә. Бюст 16 апрель көнне ачылачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *