Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Апрель
2024

Новости за 03.04.2024

«Миллиард.Татар» басмасы «Татарча мем» бәйгесен игълан итә

Tatar-inform.tatar 

«Миллиард.Татар» басмасы «Татарча мем» бөтенроссия график сурәтләр һәм видеороликлар бәйгесен игълан итә. Бәйге Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Ялкын» һәм «Чаян» журналлары, «Интертат» электрон газетасы белән берлектә, «Сабыйлар» балалар үзәге ярдәме белән уза.

Читать дальше...

«Кадим Әлмәт» төркеме Төркия татарларының ифтар мәҗелесләрендә чыгыш ясый

Tatar-inform.tatar 

Әлмәт шәһәренең «Кадим Әлмәт» этник музыка төркеме Истанбулда үткәрелгән ифтар мәҗелесендә Төркия татарлары алдында чыгыш ясады. Коллектив тамашачыларга борынгы уен кораллары белән бергә бәетләр һәм борынгы җырлар тәкъдим итте.

Читать дальше...

Миңнеханов TatEnergyExpo күргәзмәсендә энергетика өлкәсендәге яңалыклар белән танышты

Tatar-inform.tatar 

Бүген энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелегенә багышланган Татарстан халыкара форумы кысаларында TatEnergyExpo махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов экспозиция һәм энергетика өлкәсендәге яңалыклар белән танышты. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Александр Хевронин яза.

Читать дальше...

Татарстан журналисты Владимир Музыченко вафат булган

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның танылган журналисты Владимир Музыченко вафат булган. Гаммәви мәгълүмат чаралары хезмәткәренең йөрәге 2 апрель кичендә 74 яшендә тибүдән туктаган, дип яза «Казанские ведомости» газетасы.

Читать дальше...

«Крокус Сити Холл»дагы терактта һәлак булган балалар саны алтыга җитте

Tatar-inform.tatar 

«Крокус Сити Холл»дагы теракт вакытында һәлак булган балалар саны алтыга җитте, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы. Элегрәк биш бала үлүе хакында билгеле булган иде.

Читать дальше...

Татарстанда 32 торак пунктны язгы ташу вакытында су басарга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында, елгаларда суның биеклеге куркыныч билгегә җиткәч, 2024 елның язгы ташу чорында су басу ихтималы булган зоналарны атадылар. Шул хактагы мәгълүмат ведомствоның рәсми сайтында урнаштырылган.

Читать дальше...

Әюпова Мәскәүдә «Идел буе халыкларының традицион костюмы» күргәзмәсен ачуда катнашты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Мәскәүдә «Идел буе халыкларының традицион костюмы» дип аталган күргәзмәне ачу тантанасында катнашты. Экспозиция РФ Федерация Советы вестибюлендә тәкъдим ителгән.

Читать дальше...

Белгеч: Шәриф Камал музеенда Тинчуринның язу өстәле, Сәйдәш уйнаган рояль саклана

Tatar-inform.tatar 

Татар китабы йортының өлкән фәнни хезмәткәре Гөлназ Җиһангирова Татарстан Милли музее филиалы – Шәриф Камал мемориаль музеенда язучы, драматург Кәрим Тинчуринның язу өстәле саклануын әйтте.

Читать дальше...



Васил Шәйхразыев Бүздәк районындагы татар тарихи-мәдәни үзәгендә булды

Tatar-inform.tatar 

Бүген Башкортстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Бүздәк районындагы татар тарихи-мәдәни үзәгендә булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Татарстан энергетика форумын ачты

Tatar-inform.tatar 

Бүген республика башкаласында, «Казан Экспо» күргәзмә комплексы мәйданчыгында энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы ачылды. Аны ачу тантанасында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда дүрт яңа газ салу станциясе ачты

Tatar-inform.tatar 

Бүген энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча республика халыкара форумы кысаларында автомобильләргә газ тутыра торган ике компрессор станциясе һәм ике криоАЗС ачылды. Чарада ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Читать дальше...

«Зәкят» фонды 20 көн эчендә 19 мохтаҗга һәм 400 аз керемле гаиләгә ярдәм күрсәтте

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны дәвам итә. Мөфтиятнең «Зәкят» хәйрия фонды изге айның 20 көнендә, битараф булмаган кешеләр ярдәме белән, 19 мохтаҗга, шул исәптән, 15 авыруга: 10 балага һәм 5 олы кешегә акчалата ярдәм күрсәтте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанда Бөтенроссия китапханәләр конгрессы узачак

Tatar-inform.tatar 

Май аенда Казанда Бөтенроссия китапханәләр конгрессы узачак. Анда катнашу өчен Россиядән һәм чит илләрдән делегатлар көтелә. Форум Татарстан башкаласында беренче тапкыр үтә. Һәм кунакларны кабул итүнең төп мәйданы Татарстан Милли китапханәсе булачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда имтихан бирүче укучыларга ярдәм акциясе башланды

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның төрле районнарында Бердәм дәүләт имтиханы (ЕГЭ) һәм Төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) тапшыручы укучыларга теләктәшлек сүзләре язылган стендлар, афиша һәм плакатлар элгәннәр. Бу плакатларны «Беренчеләр хәрәкәте» ясаган. Бу гыйбарәләрдә имтиханнарга әзерләнгәндә була торган стресс, борчылулар һәм чыгарылыш укучылары өчен актуаль булган башка темалар күтәрелә, дип хәбәр итә «Беренчеләр. Татарстан» матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Әлмәт укучылары тарихтан Бөтенроссия олимпиадасы нәтиҗәсе буенча иң яхшылар рәтенә керде

Tatar-inform.tatar 

Яңа Уренгойда тарих буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабын ябу тантанасы узды, анда Россиянең 78 төбәгеннән 290 өлкән сыйныф укучысы үз белемнәрен күрсәтте. 24 катнашучы җиңүче булды, призер исемен 112 укучы яулады. Татарстан Республикасы командасы, шул исәптән Әлмәт шәһәренең 2нче лицее укучылары – иң яхшылар арасында. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Читать дальше...

Балтач районы Чутай авылыннан махсус хәрби операция зонасына 2500 данә коры аш җибәрелгән

Tatar-inform.tatar 

Балтач районы Чутай авылында яшәүчеләр махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен соңгы 2-3 көндә өлешләп 2500 пакет аш тутырган. Бу хакта «Хезмәт» сайтында Гөлзидә Газизуллина хәбәр итә.

Читать дальше...

Кайбыч районы Борындык авылында туып-үскән ир-ат ифтар мәҗлесе үткәрде

Tatar-inform.tatar 

Кайбыч районы Борындык авылында туып-үскән Айдар Гыйбадуллин Олы Кайбыч авылындагы кафеда авылдашлары, туганнары өчен ифтар мәҗлесе үткәрде. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Мингазиз Сөнгатуллин яза.

Читать дальше...

Махсус операциядә катнашучы Зәй хәрбиләре авылдашларына рәхмәт сүзләре белдергән

Tatar-inform.tatar 

Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй районы Чыбыклы егетләре исемле посылкаларны алган, авылдашларына шундый ярдәмнәре, терәк булганнары өчен рәхмәтләрен җиткереп җавап юллаганнар. Бу хакта «Зәй хәбәрләре» яза.

Читать дальше...

Саба балыкчылары үзенчәлекле рекорд куйды

Tatar-inform.tatar 

Саба балыкчылары Чулман елгасының Ташбака дип аталучы урынында, боз астыннан балык тоту буенча 25нче тапкыр-юбилей ярышларын үткәрде. Саба балыкчыларының 1999 елдан бирле оештырыла торган бу бәйгесе үзенчәлекле рекорд булып тора. Бу хакта https://saba-rt.ru/ хәбрә итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *