Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Апрель
2024

Новости за 04.04.2024

Васил Шәйхразыев Әнгам Атнабаев каберенә чәчәкләр салды

Tatar-inform.tatar 

Башкортстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Әнгам Атнабаев каберенә чәчәкләр салды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Омск өлкәсендә «Минем шәҗәрәм» төбәк бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Tatar-inform.tatar 

Омск өлкәсендә «Минем шәҗәрәм» төбәк генеалогик тикшеренүләр бәйгесенә гаризалар кабул итү башлана. Бу хакта Омск татарларының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

Читать дальше...

Татарстанның авыл мәдәният йортлары базасында «Мәхәллә» иҗат киңлеге» проекты башланды

Tatar-inform.tatar 

1 апрельдә Татарстан Республикасының Арча, Апас, Чүпрәле, Кукмара, Мөслим, Балык Бистәсе, Саба муниципаль районнары авыл мәдәният йортлары базасында «Мәхәллә» иҗат киңлеге» проекты башланды. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстандагы бистәдә 10 яшьлек малай елгага егылып төшкән һәм батып үлгән

Tatar-inform.tatar 

Кичә кич Подгорный бистәсендә кеше үлеменә китергән фаҗига булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Азнакай районында Тымытык бистәсе янында тәбәнәк күперне су баскан

Tatar-inform.tatar 

Азнакай районының Тымытык һәм Башкортстанның Бакалы районы Яңа Тымытык бистәләре арасында Ык елгасы ярларыннан ташып чыккан һәм тәбәнәк күперне су баскан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Федерация Советында «Идел буе халыкларының традицион костюмы» күргәзмәсе тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

Кичә Мәскәүдә, РФ ФС Федерация Советы бинасында «Идел буе халыкларының традицион костюмы» тарихи-этнографик проекты күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәне Россия парламентының югары палатасында уздыру инициативасы белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыккан иде. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...



Кайбыч эшмәкәре «Фермер мәктәбе»н яхшы тәмамлап, җиләк-җимеш бакчасы өчен грант откан

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда «Фермер мәктәбе»нең дүртенче агымын иң яхшы тәмамлаучы Людмила Кияева (Кайбыч районы) грант алуга сертификат белән бүләкләнде. Кайбыч районында җиләк-җимеш культурасын җитештерү, саклау һәм сату буенча проект финанс ярдәме алачак. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.

Читать дальше...

Яшел Үзәннең Юдино балалар бакчасында сәламәтлек мөмкинлекләре чиклеләр өчен төркем ачыла

Tatar-inform.tatar 

Яшел Үзән районы Юдино бистәсендә балалар бакчасында сәламәтлеге мөмкинлекләре чиклеләр өчен беренче төркем барлыкка киләчәк. Казан мэриясендә хәбәр итүләренчә, анда 12 бала йөри ала. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында «Кави-Сәрвәр» операсы була

Tatar-inform.tatar 

27 апрельдә 18:30 һәм 28 апрельдә 17:00 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында «Кави-Сәрвәр» операсы күрсәтеләчәк. Бу турыда Татарстан Мәдәния министрлыгы хәбәр итте.

Читать дальше...

Кукмарада «Туембаш итекләре» эксперименталь мәйданчыгында итекләрне бизәргә өйрәтәләр

Tatar-inform.tatar 

Туембаш мәдәният йортында «Туембаш итекләре» эксперименталь мәйданчыгы ачылды. Проектның максаты — өлкән буын белән үсеп килүче буын арасында тәҗрибә уртаклашу, халкыбызның милли үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен өйрәнү. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Гөлия Нигъмәтуллина яза.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *