Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Апрель
2024

Новости за 05.04.2024

Бу ялларда Татарстанда сизелерлек суытачак

Tatar-inform.tatar 

Бу ялларда Татарстанда кабат суыта. Әмма киләсе атна башында ук республикада һава температурасы кабат күтәреләчәк. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов һәм Тина Канделаки Insight People проекты турында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәрендә «Газпром-медиа» холдингы генераль директоры урынбасары Тина Канделаки белән хезмәттәшлек һәм уртак проектларны алга таба да тормышка ашыру перспективалары турында сөйләште. Бу хакта ТНВ телеканалының Мәскәү филиалына сылтама белән республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татар Кандызы авылында яшәүче хатын-кызлар хәрбиләр өчен өй токмачы әзерләгән

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Баулы районы Татар Кандызы авылында яшәүче хатын-кызлар Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, махсус операциядә катнашучы хәрбиләр өчен өй токмачы әзерләгән. Бу авылдан ун кеше махсус операциядә катнаша.

Читать дальше...

Казанда ташландык бинада наркотик табып, татып караган үсмерләрнең берсе үлгән

Tatar-inform.tatar 

Казанда яшүсмерләр ташландык бинада наркотиклар тапкан һәм татып караган, аларның берсе үлгән. «Татар-информ»га билгеле булганча, фаҗига башкаланың Мәскәү районында булган.

Читать дальше...

Мөфти Ураза бәйрәмен онлайн-режимда уздыру турындагы имеш-мимешләрне кире какты

Tatar-inform.tatar 

Мәскәүдә мөселманнарның Ураза бәйрәме гадәти режимда узачак, аны онлайн-форматта уздыру турындагы мәгълүмат дөреслеккә туры кили. Бу хакта Мәскәү мөфтие, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Илдар Аляутдинов хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

Читать дальше...

Самарада Ураза гаете уңаеннан Гаилә бәйрәме узачак

Tatar-inform.tatar 

14 апрельдә, сәгать унда Самараның Җәмигъ мәчетендә Ураза гаете уңаеннан балалар өчен гаилә бәйрәме узачак. Чараны төбәк мөселманнары Диния нәзарәте оештыра дип хәбәр итә Самара татарлары сайты.

Читать дальше...

Васил Шәйхразыев Барда авылында Муса Җәлил бюстын урнаштыру урынын карады

Tatar-inform.tatar 

Пермь краена эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Барда авылында Муса Җәлил бюстын урнаштыру урынын карады.

Читать дальше...

Бердәм дәүләт имтиханының яңа расписаниесе расланды

Tatar-inform.tatar 

Россия Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзор 2024 елга Бердәм дәүләт имтиханының яңа расписаниесен раслый торган боерык әзерләгән. Яңа расписание кабул итү кампаниясенә хәтле фәннәрнең берсен кире тапшыру ихтималын исәпкә алып төзелгән. Документ Норматив хокукый актлар федераль порталында чыккан.

Читать дальше...



Булат Мәрдәнов: Безнең максат билет бәясен түләү түгел, ә динебезнең күркәмлеген җиткерү

Tatar-inform.tatar 

Бүген Казанда 30 нчы автобус Рамазан ае уңаеннан көн дәвамында бушлай йөриячәк. Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды «Рамазан – изге гамәлләр ае» марафоны кысаларында барлык пассажирларның йөрү чыгымнарын түли.

Читать дальше...

Дмитрий Романов тарифлар буенча дәүләт комитеты бүлегенә җитәкче итеп билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

Дмитрий Романов Тарифлар буенча Дәүләт комитетының гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр белән эшләү бүлеген җитәкләячәк. Үз вазифаларына ул рәсми рәвештә 8 апрельдә керешә. Бу хакта «Татар-информ»га спикер үзе хәбәр итте.

Читать дальше...

Чаллыдан активист Валерий Тигр махсус операция хәрбиләренә 13нче машина җибәрә

Tatar-inform.tatar 

Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына чираттагы «Нива» машинасын җибәрәләр. Валерий Тигр сүзләренчә, бу хәрбиләр алачак беренче һәм соңгы машина түгел. Тулаем алганда, махсус операция зонасына 13 машина җибәрелгән.

Читать дальше...

Татьяна Голикова: 2030 елга Россиядә яшьләр саны 2,7 миллионга артачак

Tatar-inform.tatar 

2030 елга Россиядә 14-24 яшьлек халык саны 2,7 миллионга артачак. Бу хакта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова Президент Владимир Путинның Министрлар Кабинеты белән узган киңәшмәсендә әйтте.

Читать дальше...

Марат Хөснуллин: Россия мөселманнары милли мәнфәгатьләргә тугрылыкны эш белән исбатлады

Tatar-inform.tatar 

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Мәскәүдә узган «Рамазан чатыры – 2024» чарасында изге Рамазан аеның мәгънәсенә һәм Россия мөселманнарының ил каршында торган мәсьәләләрне хәл итүдә катнашуына игътибар юнәлтте. Бу хакта республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Илшат Әминов Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Tatar-inform.tatar 

«Татар сүзе» дүртенче халыкара телевизион нәфис сүз бәйгесенең гала-концертында «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминовны Татарстан Республикасының мәдәни үсешенә зур өлеш керткәне, татар телен, мәдәниятен үстерү, рухи кыйммәтләрне саклау һәм баету, яшь буынны милли рухта тәрбияләү юнәлешендә башкарган эшләре өчен Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.

Читать дальше...

«Татар сүзе» IV Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

Tatar-inform.tatar 

4 апрель көнне Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Татар сүзе» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең Гала-концерты узды. Чара Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла.

Читать дальше...

Барда авылында Пермь крае татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән ифтар мәҗлесе узды

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пермь крае Барда авылында. Кичә биредә XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча Оештыру комитеты утырышы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Барлык диннәр гыйбадәтханәсе янындагы территорияне үстерү концепциясен эшли башладылар

Tatar-inform.tatar 

Казан мэры Илсур Метшин йөкләмәсе буенча Барлык диннәр гыйбадәтханәсе янындагы территорияне үстерү концепциясен эшләүгә старт бирелде. Узган атнада Шәһәрне үстерү институты хезмәткәрләре, участокны тикшерү өчен, урынга чыктылар. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда 13 градуска кадәр җылы һәм юеш кар белән яңгыр көтелә

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстанда болытлы һава торышы көтелә, көндез яңгыр явачак, төньяк-көнбатыш районнарында көн азагында юеш кар белән яңгыр вәгъдә ителә. Бу хакта Гидрометеоүзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Зәй аграрийлары язгы кыр эшләренә чыкты

Tatar-inform.tatar 

Зәйдә, республикада беренчеләрдән булып, язгы кыр эшләре башланды. Һәр елдагыча, басуларда җир кипкәнне көтмичә, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре уҗымнарны тукландыру эшенә кереште. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Читать дальше...

Азнакай музеенда рәссам Марат Әфләтуновның шәхси картиналар күргәзмәсе ачылды

Tatar-inform.tatar 

Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда рәссам Марат Әфләтуновның шәхси картиналар күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә ачылу тантанасына район җитәкчеләре, рәссамның туганнары, дуслары, классташлары, укучылар, гомумән, сәнгать сөючеләр килгән иде. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Яңа Чишмәнең Чертуш авылында балаларны «Кар суына» бару йоласы белән таныштырганнар

Tatar-inform.tatar 

Яңа Чишмә районының Чертуш авылында бик матур борынгы чара үткәргәннәр. Язның иң матур көнендә балаларга авылның иң борынгы йоласы – «Кар суына» бару күрсәтелгән. Бу хакта «Яңа Чишмә хәбәрләре» Чертуш авылы мәдәният йорты мөдире Рәмзия Мусинага сылтама белән яза.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *