Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Апрель
2024

Новости за 10.04.2024

Якутия мәчетләрендә Ураза бәйрәмен билгеләп үттеләр

Tatar-inform.tatar 

Россиянең иң төньягында яшәүче мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үтте. Изге Рамазан аеның тәмамлануын бәйрәм итү Якутск Җәмигъ мәчетендә намаз уку белән башланды. Бу хакта Якут-Саха мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

КФУ зоологы: Бал кортлары инде уянды, әгәр җылы булса, башка бөҗәкләр дә күренәчәк

Tatar-inform.tatar 

Яз иртә килгәнлектән кайбер урыннарда инде бал кортлары уянды, әгәр бу атнада Татарстанда җылы һава торышы сакланса, башка бөҗәкләр дә күренәчәк. Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы мөдире Илгизәр Рәхимов шулай дип белдерде. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Путин: Ураза бәйрәме яңару шатлыгын һәм уйларның чисталыгына омтылышны гәүдәләндерә

Tatar-inform.tatar 

Ураза бәйрәме әхлакый камиллеккә, уйлар һәм гамәлләрнең чисталыгына омтылышны гәүдәләндерә. Ата-бабаларының бай традицияләренә таянып, ислам динен тотучылар бу бәйрәмдә мохтаҗларга ярдәм күрсәтә, шулай ук вакытын якыннары белән үткәрә, диелә Россия Президенты Владимир Путинның котлавында.

Читать дальше...

Нәзарәт Ерак Көнчыгыш, Приморье крае мөфтиятләренә яңартылган «Казан басмасы»н тапшырды

Tatar-inform.tatar 

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте яңартылган «Казан басмасы»н бушлай таратуны дәвам итә. Рамазан аеның соңгы көнендә, 9 апрельдә, яңа Мүсхәф Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәтенә һәм Приморье крае мөселманнары Диния нәзарәтенә тапшырылды. Барлыгы 200 данә Мүсхәф җибәрелде. Китаплар әлеге төбәкләрнең мәчетләренә һәм мәгариф учреждениеләренә таратылачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Камил хәзрәт Сәмигуллин ураза кабул булуның билгесен атады

Tatar-inform.tatar 

Казанның Галиев мәчетендә Ураза бәйрәме вәгазе укылды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин вәгазендә Рамазан аеннан соң игелекле гамәлләр кылу – ураза кабул булуның билгесе, дип атады.

Читать дальше...

Казанның ике мәйданчыгында Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

Бүген, 10 апрельдә, Казанның ике мәйданчыгында Ураза гаетен билгеләп үтәчәкләр. Шәһәрлеләрне татар эстрадасы йолдызлары концерты, милли аш-су, мастер-класслар һәм бүләкләр уйнату көтә. Чараларга керү ирекле. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...



Миңнеханов, Метшин Галиев мәчетендәге бәйрәм намазында катнаша

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин Казанның Галиев мәчетендәге бәйрәм намазында катнаша. Шулай ук залда махсус хәрби операциядә катнашучылар, шул исәптән Россия Герое Рәсим Баксиков та бар.

Читать дальше...

Түбән Кама аграрийлары республика конкурсында җиңү яулады

Tatar-inform.tatar 

Түбән Кама районы агросәнәгатьчеләре техниканың чәчү эшләренә әзерлеге республика смотр-конкурсында җиңү яулады. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов шәһәр администрациясендәге атналык планеркада сөйләде. https://nkamsk-rt.ru/ сайтында шул хакта хәбәр ителә.

Читать дальше...

Актанышта предприятие, уку-укыту оешмалары сәнгать коллективлары смотр конкурста катнаша

Tatar-inform.tatar 

Актаныш районы мәдәният йортында Россиядә - Гаилә елы, Бөтендөнья татар конгрессының «Шәхесләр» елы уңаеннан район оешма предприятие, уку-укыту учреждениеләренең сәнгать коллективлары смотр конкурста катнаша. Бу хакта «Актаныш» сайтында Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае хезмәткәрләренә сылтама белән хәбәр ителә.

Читать дальше...

Чаллыда йөкле хатын-кызлар өчен файдалы остаханә оештырганнар

Tatar-inform.tatar 

Россиядә яңа бәйрәм – йөкле хатын-кызлар көне билгеләп үтелә. Ул елга ике мәртәбә – 7 апрель һәм 7 октябрьдә билгеләп үтеләчәк. Чаллыдагы 5нче шәһәр хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясендә үткән файдалы чара да әлеге бәйрәмгә багышланды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Сәрия Гарипова хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *