Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Апрель
2024

Новости за 19.04.2024

Тукай премиясе лауреатларын 26 апрельдә Казан Кремлендә игълан итәләр

Tatar-inform.tatar 

Быел Тукай премиясе лауреатларын игълан итү чарасы 26 апрельдә Казан Кремлендә үткәреләчәк. Дәүләт премиясен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырачак.

Читать дальше...

Татарстанда 17 елда 18,6 меңнән артык алданган өлешче торак алган

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда 2007 елдан 2023 елга кадәр 146 проблемалы объект файдалануга тапшырылды, аларда 18664 алданган өлешче торак алган. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының 53нче утырышында республика Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.

Читать дальше...

Казанның Әмәт бистәсендә 15 метр тирәнлектәге чокырга төшеп киткән егетне коткарганнар

Tatar-inform.tatar 

Узган төндә ашыгыч хезмәтләрне чакыру буенча бердәм 112 номерына Әмәттә бер егетнең чокырга төшеп китүе турында хәбәр килгән. Бу турыда «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә белдерделәр.

Читать дальше...

Миңнеханов Казанда авиатөзелештә һөнәри осталык буенча иң зур чемпионат анонсын күрсәтте

Tatar-inform.tatar 

22 апрельдән 26 апрельгә кадәр Казан авиатөзелештә һөнәри осталык буенча Россиядә иң зур чемпионатны кабул итә. Бу вакыйга турында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында язды.

Читать дальше...

Татар язучылары «Яшь ленинчы» газетасында эшләгән чорларын искә алды

Tatar-inform.tatar 

Күп татар язучысы үзләренең хезмәт юлын башлаган «Яшь ленинчы» газетасының юбилее уңаеннан Язучылар берлегендә «Канат куйдың безгә, «Яшь ленинчы!» дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичә газетаның 100 еллыгына багышланган иде.

Читать дальше...

Татарстан Дәүләт Советы утырышында мировой судьялар сайланды

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Дәүләт Советының 53нче утырышында мировой судьялар сайланды. Кандидатларны Татарстан Югары суды рәисе вазифасын башкаручы Эдуард Каминский тәкъдим итте. Парламентарийлар өч мировой судья кандидатурасын хуплады.

Читать дальше...

Миңнеханов: Без Төркия бизнесының Татарстанны сайлавы белән кызыксынабыз

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Президенты Администрациясе каршындагы Инвестицион офис җитәкчесе Бурак Даглыоглу белән очрашты. Алар Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлекне алга таба үстерү турында фикер алышты. Бу турыда Татарстан җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

Башкортстанда җитди авария булган, анда 5 кеше һәлак булган.

Фото: © социаль челтәрләр

Социаль челтәр кулланучылары юл-транспорт һәлакәте урыныннан фотолар куя. Шаһитлар мәгълүматлары буенча, Уфадан чыгу юлында су сибә торган машина белән җиңел автомобиль бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәтендә 3 егет һәм 2 кыз үлгән, тагын 2 кешене җәрәхәтләр белән хастаханәгә алып киткәннәр.



Бөгелмәдә махсус операция геройлары истәлегенә багышланган бокс турниры була

Tatar-inform.tatar 

25 апрельдә Бөгелмәнең «Юность» спорт мәктәбендә махсус хәрби операция геройлары истәлегенә бокс буенча республика турниры башлана. Турнирда 100гә якын боксчы катнашачак.

Читать дальше...

Татарстан Хәрби комиссариаты Кырым, Тамань һәм Кубаньны кабул итү көне белән котлады

Tatar-inform.tatar 

Ел саен 19 апрельдә Россиядә Кырым, Тамань һәм Кубаньны Россия империясе составына кабул итү көне билгеләп үтелә. Татарстан хәрби комиссары вазифасын вакытлыча башкаручы Руслан Мөхәммәтшин татарстанлыларны истәлекле дата белән котлады.

Читать дальше...

«Яңа татар җыры – IV» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

Tatar-inform.tatar 

18 апрель көнне «Пирамида» концертлар залында узган гала-концертта «Яңа татар җыры – IV» бәйгесенең җиңүчеләрен игълан иттеләр. Бәйге быел дүртенче тапкыр Ваһапов фонды тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Рәисе һәм Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла.

Читать дальше...

Песошин 19 апрельдә Татарстан Хөкүмәтенең эше турында хисап тәкъдим итәчәк

Tatar-inform.tatar 

VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 53нче утырышы 19 апрельдә уза. Анда республиканың Премьер-министры Алексей Песошин депутатларга Татарстан Министрлар Кабинетының 2023 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап тәкъдим итә. Бу хакта парламент президиумы утырышында билгеле булды.

Читать дальше...

Казан мэриясе эшлекле татар теле курслары оештыра

Tatar-inform.tatar 

Казан мэриясе эшлекле татар теленә өйрәтү буенча бушлай яңа курс җыя. Уку 12 дәресне үз эченә ала. Ул берничә әзерлек дәрәҗәсенә исәпләнгән: башлангыч һәм дәвам итүчеләр. Катнашучылар тел, грамматика һәм сөйләм нигезләрен үзләштерәчәк. Шулай ук дәресләрдә эшлекле стиль үзенчәлекләренә, татар әдәби теле нормаларына һәм сөйләм этикетына өстенлек биреләчәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Чаллы кызларын «Сабан туе гүзәле - 2024» бәйгесендә катнашырга чакыралар

Tatar-inform.tatar 

3 майда 17 сәгать 30 минутта Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда «Сабан туе гүзәле - 2024» шәһәркүләм бәйгесенең 30нчы юбилей сайлап алу туры узачак. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Читать дальше...

Бөек Ватан сугышында катнашкан Әлмәт кешесе 103 яшен билгеләп үтте

Tatar-inform.tatar 

Әлмәт районында яшәүче Анна Панкратова 103 яшен билгеләп үтә. Аны котларга Татарстан вице-премьеры, республиканың Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин килде. Бу хакта «Әлмәт таңнары» Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге Телеграм-каналына сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Әлки кызы заманча сәнгатьнең халыкара күргәзмә-бәйгесендә җиңү яулады

Tatar-inform.tatar 

Әлки районы Базарлы Матак кызы, бүгенге көндә КФУның Чаллы филиалында икенче елын укучы Лиана Мәрдегалләмова «Россиядә сәнгать атнасы» заманча сәнгатьнең халыкара күргәзмә-бәйгесендә җиңү яулады. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» яза.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *