Балтачтан киткән гуманитар ярдәм Яңа ел каршылаганчы хәрбиләргә барып җиткән
29 декабрьдә Балтачтан махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрелгән гуманитар ярдәм Яңа ел каршылаганчы егетләргә барып җиткән. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.
«Ярдәмне оештыручыларга, озатып, илтеп җиткерүчеләргә зур рәхмәт! Райондашларыбыз исән-имин әйләнеп кайтсыннар!» – диелгән хәбәрдә.
Хәрбиләр үзләре дә якташларын Яңа ел белән котлап һәм күчтәнәчләр өчен рәхмәт әйтеп видео яздырган.