Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Әлмәтнең Яшьләр бистәсендә яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

0

Яңа ел алдыннан Әлмәтнең Яшьләр бистәсендә блок-модульле типтагы бинада тантаналы рәвештә яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. ФАПның заманча бинасы «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының Татарстан сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында төзелде һәм файдалануга тапшырылды.

Чара Әлмәт Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Вера Головина, «ТР Төп инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ Көнчыгыш-Кама буе идарәсе башлыгы Илшат Хөсәенов һәм Яшьләр бистәсендә яшәүчеләр катнашында узды.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән Әлмәт муниципаль районында яшәүчеләргә беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү буенча зур эш алып барыла. ФАП заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган һәм медицина ярдәмен күрсәтүнең барлык стандартларына туры килә.

Әлеге проектны гамәлгә ашыру авыл халкына күрсәтелә торган медицина ярдәмен күрсәтүне яхшыртырга һәм якынайтырга мөмкинлек бирде, шул исәптән диспансеризация, вакцинация, ЭКГ-тикшеренүләр узу.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *