Азнакайда креатив чаналар бәйгесе була
6 гыйнварда 10.00 сәгатьтә Азнакайда Ишкәев исемендәге ял паркында «ЧанаФест – 2023» креатив чаналар фестивале уздырыла.
«Маяк» сайтында хәбәр итүләренчә, анда теләге булган һәркем катнаша ала. Шулай ук оешма-предприятие, клуб, күпфункцияле үзәк һ.б. командалары да үзләрен сынап карый алачак. Тулырак мәгълүматны 7-41-00 телефоны буенча белергә була.