Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Россиялеләр элеккеге эш урынына кире кайтырга этәргеч бирәчәк алты шартны атады

0

Россиялеләрнең 60 проценты элеккеге эш урынына кире кайтырга теләми. Шул ук вакытта, аларның бу фикерен үзгәртә ала торган алты сәбәп бар. «Работа в России» порталындагы сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә.

Респондентларның чиреге, тагын да югарырак хезмәт хакы тәкъдим ителгән очракта, иске эш урынына әйләнеп кайтырга әзер, 16 проценты бу тәкъдимне җитәкчелек алышынганнан соң, ә 13 проценты кызыклы эшчәнлек юнәлеше тәкъдим иткән очракта гына караячак. Элеккеге хезмәткәрләр шулай ук эш шартлары яхшыру (13 процент) һәм коллективны (8 процент) дәлил буларак күрсәткән. Шунысы кызык, респондентларның бары тик 6 проценты гына вазифасында күтәрелгән очракта иске эш урынына кире кайтырга әзер.

Сораштыру нәтиҗәләре буенча, респондентларның 55 процентына элеккеге эш урынына кире кайтырга тәкъдим иткәннәр, 78 проценты элеккеге эш бирүчедән моны беркайчан да сорамаган.

Сораштыруда Россиянең төрле төбәкләреннән 10 меңнән артык кеше катнашкан.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *