Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Алабугада биш катлы йортта янгын чыккан, дүрт кешене коткарганнар

0

Кичә 21.48 сәгатьтә Алабуга шәһәренең Нефтьчеләр урамындагы 16нчы йортта янгын чыккан.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, биш катлы торак йортның икенче катындагы гомуми коридорда төрле кирәк-яраклар саклана торган бүлмәдә электр үткәргеченә ут капкан. Шуннан соң ялкын телләре ишекне ялмап алган.

«Янгын сагы хезмәткәрләре икенче каттан махсус битлек ярдәмендә дүрт кешен коткарган, аларның берсе дә зыян күрмәгән», - дип искәрттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Тагын 10 кеше урамга үзләре чыккан. Янгынның якынча сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *