Ркаил Зәйдулла: җанисәптә татарлар саны кимүнең төп сәбәбе – балалар саны аз туу
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла «Татар-информ» хәбәрчесенә 2022 елгы җанисәптә татарлар саны кимүнең төп сәбәбе – балалар аз туу, дип белдерде.
«Татарлар гына түгел, руслар да 6 миллионга якын кимегән. Русларның саннары күп икәнен исәпкә алсак, бу – безнең халыкка пропорциональ сан. Аларның да, безнең дә кимүнең төп сәбәбе – балаларның аз тууы. Күбебездә ике бала, аның белән үрчем була алмый, кимендә өчәү кирәк», - ди Ркаил Зәйдулла.
Язучы фикеренчә, бала тудыру мәсьәләсендә татарлар белән башкортлар охшаш. Шуңа күрә татар, мари, чуаш, мордва һәм башка халыклар кимегәндә башкортларның гына артуы сораулар тудыра.
«Башкортлар саны арту һәм безнең кимү, әлбәттә, сораулар тудыра. Сораулар тудыру гына да түгел, без аның җавабын беләбез инде. Алар безнең исәпкә арткан», - диде Ркаил Зәйдулла.
Җанисәп алдыннан татар язучыларының һәм артистларның Башкортстанда яшәүче татарлар янына очрашуларга баруы, концертлар куюы халык санын алу нәтиҗәләренә йогынты ясамаган, дип саный Ркаил Зәйдулла.
«Үзем Башкортстанның 3-4 районын әйләнеп чыккан идем. Анда зур очрашулар оештыру мөмкинлеге булмады, халык исәбе турында бик сөйләргә кушмадылар. Алай йөрүнең җанисәпкә файдасы юк икәнен белә идек. Безнең сәфәрнең максаты – Башкортстанда татар укучысы калганмы, безнең китаплар бармы, җитәрлекме икәнен белеп кайту иде», - ди Ркаил Зәйдулла.