Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Кукмара районында Кыш бабай резиденциясе эшли башлады

0
Кукмара районында Кыш бабай резиденциясе эшли башлады

2-7 гыйнварда Кукмара районында яшәүчеләр һәм кунаклар Кыш бабай һәм Кар Кызы белән аралаша алачак. «Киндер-күл» паркында Кыш бабайның Яңа ел резиденциясе эшли башлады. Килгән кунакларны район башлыгы Сергей Димитриев сәламләде. Ул барысын да Яңа ел белән котлады һәм оештыручыларга рәхмәт белдерде. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасы сайтында хәбәр ителә.

«Кыш бабай резиденциясен ачу – Яңа елның беренче көннәрендә үткәрелә торган күркәм традициягә әверелә. Шунысы куанычлы, аңа елдан-ел күбрәк балалар килә. Быел да балалар, өлкәннәр тылсымлы атмосферадан көч һәм энергия алырлар дип өметләнәм», - диде район башлыгы.

Әкияти персонажлар балаларга моңсуланырга ирек бирмәде, алар белән әйлән-бәйлән уйнады, күңел ачты. Чара барышында имбир прәннекләрне бизәү буенча мастер-класслар, шулай ук музыкаль чыгышлар оештырылды.

Кунаклар һәм районда яшәүчеләр кар машинасында, понида йөри, кайнар чәй һәм мичтә пешкән коймак белән сыйлана.

Кыш бабай биләмәләрендә тылсымлы һәм бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде: бизәлгән чыршы, камин, бәйрәм бизәкләре һәм төсле гирляндалар.

Кышкы тылсымчы балаларны сюрпризсыз җибәрмәде. Шигырь сөйләргә генә кирәк иде.

 











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *