Синоптиклар Татарстанда яшәүчеләрне буран, көчле җил һәм бозлавык турында кисәтте
Бүген Татарстан юлларында көчле бозлавык була, дип кисәтте республика Гидрометеорология үзәге.
Казанда бүген көндез явым-төшем көтелми, талгын җил көньяк-көнбатыш, көнбатыштан исәчәк. Һава температурасы -1..-3 градус тирәсендә булачак.
Татарстан территориясендә бераз кар явачак, аерым районнарда буран көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан исәчәк. Һава температурасы 0..-5 градус булачак. Юлларда көчле бозлавык саклана.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр «Татар-информ» атна ахырына республикада -28 градуска кадәр суытачагын хәбәр иткән иде.