Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Татарстан авылында чыккан янгында өлкән яшьтәге ир-ат һәлак булган

0

Бүген иртән республиканың Саба районы Олы Кибәче авылында янгын чыккан. Бу турыда 06.10 сәгатьтә 112 бердәм номерына хәбәр килгән. «Татар-информ»га бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Урында ачыкланганча, бер катлы зур булмаган шәхси йортның йокы бүлмәсендә әйберләргә ут капкан.

6.17 сәгатьтә янгын чикләп алынган, 4 квадрат метр мәйданга зыян килгән, өч минуттан соң янгын тулысынча сүндерелгән.

Янган әйберләр арасында 63 яшьлек ир-атның мәете табылган. Янгынның сәбәбе ачыклана.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *