Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Автоэксперт: 2023 елда машиналарга бәя төшүе ихтимал

0

2023 елда Россиядә, 2022 елга караганда, күбрәк машина сатылачак дигән ышануын белдерде Милли автомобиль берлеге вице-президенты Ян Хайцеэр. Sputnik радиосына биргән интервьюсында ул киләсе елда автомобиль базарындагы вәзгыятьне нинди факторлар билгеләячәген фаразлаган. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.

Россия автомобильләр базарында «җиңелчә сүлпәнлек» көтелә, әмма машиналар күбрәк сатылачак дип саный Хайцеэр.

«2023 елда Россиядә сатыла торган автомобильләр саны артачак (2022 ел белән чагыштырганда, – ред.), әмма без теләгәнчә үк сизелерлек күләмдә түгел. Җиңелчә сүлпәнлек вакыты булачак», – диде ул.

Кулланучылар ихтыяҗының канәгатьлеге, аерым алганда, Россиягә Кытай Халык Республикасы автомобильләрен китерүгә бәйле булачак. Базарның тулылану темплары бик югары булмаса да, Кытай автомобиль җитештерүчеләре арасында көндәшлек көчәячәк, ди Хайцеэр. Аның сүзләренчә, мондый шартларда сатып алучыларга автомобильләргә бәяләрнең күпмедер кимүен көтәргә була.

«2023 елда Россиядә Кытай автомобиль брендлары арасында көндәшлек көчәячәк, мөгаен, бездә алар күбрәк булыр. Бу көндәшлек машина бәяләрен төшерер яки опцияләр планында отышлырак тәкъдимнәр чыгуга китерәчәгенә ышанам», – дип өстәде Хайцеэр.

Моннан тыш, быел базарда күбрәк Россия автомобильләре барлыкка килергә мөмкин, аларга гадәттә россиялеләр арасында сорау зур, дип билгеләп үтте ул.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *