Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Дамир Исхаков: Җанисәптән соң безгә чыгарылган саннар чын ситуацияне күрсәтми

0
Дамир Исхаков: Җанисәптән соң безгә чыгарылган саннар чын ситуацияне күрсәтми

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков 2021 елгы җанисәптән соң безнең алга чыгарылган саннар чын ситуацияне күрсәтми, дип белдерде.

«Татарларның күпчелеге зур шәһәрләрдә яши. Ә фатирларның өчтән беренә халык санын теркәүчеләр керми. Калган халыкны полиция чыганаклары аша исәпкә алалар. Полиция чыганакларында ике әйбер телгә алынмый – туган тел һәм милләт. Димәк, халкыбызның бер өлеше югалу шушы сәбәп белән бәйле. Безнең каршыга чыгарылган саннар чын ситуацияне күрсәтми», - ди Дамир Исхаков.

Тарихчы әйтүенчә, соңгы җанисәп нәтиҗәләренә күз салсак, анда татарлар арасында туган телен белүчеләр кискен кимегәне күренә. «Туган телен белүчеләр 2010 елдан бирле, ягъни шундый кыска вакыт аралыгында болай нык кими алмый. Мәгълүмат кешеләрнең үзаңыннан түгел, полиция чыганакларыннан алынган вакытта гына мондый саннар килеп чыгарга мөмкин», - дип белдерде Исхаков.

Татарлар саны кимүнең икенче сәбәбе – башкортларның татарлар хисабына артуы, ди Исхаков.

«2002-2010 елларда 200 мең татарны югалткан идек, хәзер тагын 600 мең кешене югалттык. Узган җанисәпләр вакытында безнең 200 мең кеше башкортлар арасында калган иде. Бу җанисәптә дә алар татарларның бер өлешен алган дип уйлыйм. Бөтен халыклар саны кимегән вакытта башкортларның 100 меңгә артуы шуны күрсәтә. Физик яктан татарлар бар, аларны дөрес итеп санарга гына кирәк», - дип саный Дамир Исхаков.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *