Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Татарстанда -28 градуска кадәр суытачак

0
Татарстанда -28 градуска кадәр суытачак

Татарстанда шимбә көнне -28 градуска кадәр суытачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.

4 гыйнварда кар явачак, урыны белән буран булачак. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -4...-9 градус, көндез -2...-7 градуска җитәчәк.

5 гыйнвар көнне температура төнлә -13...-18 градуска кадәр, урыны белән -22 градуска кадәр төшәчәк. Көндез термометр баганалары -4...-9, ә көнчыгышта -15 градуска кадәр булачак.

Җомга көнне, 6 гыйнварда, янә кар явачак, төнлә -13...-18 градус, ә көндез -10...-15 градус салкын булачак. Шимбә көнне һава температурасы -19...-24 градус, урыны белән -28 градуска кадәр җитәчәк.

 











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *