Чаллының «Җәмигъ» мәчете өчен иң зур гөмбәз Волгодонскидан кайтарылачак
Чаллыдагы «Җәмигъ» мәчете өчен 19 метр диаметрлы зур гөмбәз Волгодонскидагы подрядчы компания мәйданчыгында эшләнгән. Декабрьдә контроль җыю булды, гөмбәзне автокалага гыйнвар ахырына китерергә ниятлиләр.
«Татар-информ»га Чаллы Җәмигъ мәчете төзелеше фондының Попечительләр советы рәисе Уел Хөсәенов хәбәр иткәнчә, зур гөмбәзнең детальләрен күчерү өчен фураларда 20дән артык рейс ясарга кирәк булачак. Якынча февраль-март айларында ябу материалын монтажлый башлыйлар.
Агентлыкның әңгәмәдәше ачыклык кертеп узганча, Җәмигъ мәчете төзелеше мәйданчыгында эшләр инде бүген үк башланган: белгечләр кышкы каникуллар тәмамлануын көтеп тормыйча, объектка чыккан.
Хәзерге вакытта мәчет биналарының тышкы контурын төзү эшләре төгәлләнгән диярлек. 530 куб. метр монолит бетон һәм 216 куб. метр җылыткыч куелган, 864 куб.метр кирпеч өелгән.
2022 ел мәчет төзелеше өчен яхшы ел булды. Мәчетнең биш гөмбәзеннән дүртесе монтажланган. Аларның икесендә эшләр тулысынча тәмамланган, ә калган икесендә җылы вакытта башкарылачак тышлау эшләре генә калган.
Гыйнвар аенда ике кечкенә манарада эшләр башланачак. Хәзер алар 27 метр биеклеккә күтәрелгән, ә проект буенча манараларның тимер-бетон өлешләре 50 метрга кадәр, ягъни тагын 23 метрга күтәрелергә тиеш. Аннары манараларга ярымайның ябу материалын урнаштырырга кирәк. Бу эшләнмәләргә шулай ук заказ бирелгән, аларны китерү һәм монтажлау бу елның II кварталына планлаштырыла.
Мәчет тышкы яктан ак мәрмәрдән булачак.