Миңнеханов Макеевкага ату вакытында һәлак булганнарның туганнарының кайгысын уртаклашты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Макеевкага ату вакытында һәлак булган хәрбиләрнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Алар үз Ватанының лаеклы уллары иде. Аларның һәркайсы үз бурычын батырларча башкарды - илне, гражданнарыбызның гомерен һәм тынычлыгын саклады. Татарстан һәлак булган хәрбиләрнең туганнары һәм якыннары белән бергә кайгыра. Безнең өчен алар мәңгегә Герой булып калачак», диелә кайгы уртаклашу текстында.
Искәртик, 2 гыйнварда Макеевкада Россия гаскәрләренең вакытлы дислокациясе урынына Яңа ел төнендә ракета һөҗүме булуын Россия Саклану министрлыгы раслады. Һөҗүмнән соң һәлак булган Россия хәрбиләренең саны 89 кешегә кадәр артты, дип белдерделәр кичә кич хәрби ведомствода.