Чаллы янында машина юл кырыена төшеп киткән, 17 яшьлек кызның умырткалыгы сынган
3 гыйнварда көндез республиканың Тукай районы Илбакты авылы янында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта һәлакәт урыныннан «Татар-информ»ның үз хәбәрчесе сөйләде.
Якынча мәгълүматлар буенча, Renault йөртүчесе тайгак юлда машина белән идарә итә алмаган һәм юл кырыена төшеп киткән. Шуннан соң машина әйләнеп капланган.
«Һәлакәттә 17 яшьлек пассажир кыз имгәнгән. Медиклар аның күкрәк өлешендә умыртка сөягенең компрессион сынуын ачыклаган», - диде агентлык хәбәрчесе.