Туган Батыр образын ясауга бәйге игълан ителде
«Туган Батыр» образын ясауга акция игълан ителде. Ясалма интеллект белән җиһазланган нейрочелтәр ярдәмендә Туган Батыр образы булдырылачак.
Конкурста катнашу өчен https://kitap.tuganbatyr.ru сайтына улыңның, кызыңның, абыеңның, апаңның, үзеңнең 16 яшькә кадәр төшкән фотоны кертергә кирәк. Фотоны бары тик ата-ана (законлы вәкилләр) генә урнаштыра ала. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Икенче адым итеп https://www.instagram.com/tuganbatur аккаунтына язылырга кирәк. Соңгы пост астында берәр комментарий калдырырга һәм дустыңны билгеләргә кирәк була.
Катнашучыларга Sony PlayStation5, iPad, Apple AirPods кебек кыйммәтле бүләкләр биреләчәк. 4-10 урын алучыларга Казан үзәгендәге «Туган авылым» милли комплексына бишәр мең сумлык сертификат тапшырыла.
2023 елның 5 февралендә очраклы саннар генераторы ярдәмендә бәйгегә нәтиҗә ясала, диелә хәбәрдә.