Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Илдар Габдрафиков: Татарлар саны кимүен демография, ассимиляция белән генә аңлатып булмый

0
Илдар Габдрафиков: Татарлар саны кимүен демография, ассимиляция белән генә аңлатып булмый

Тарих фәннәре кандидаты, сәясәт белгече Илдар Габдрафиков җанисәптә татарлар санының 600 мең кешегә кимүен демография һәм ассимиляция белән генә аңлата торган түгел, дип белдерде «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Идел буендагы халыкларда демография бер чама. Мордва, мари һәм чувашлар белән чагыштырганда, ассимиляция дә татарда кимрәк. Миграция дә бездә көчле дип әйтеп булмый. Димәк, җанисәптә татарның шулай нык кимүен демография һәм ассимиляция белән генә аңлата торган түгел», - ди Илдар Габдрафиков.

Тарихчы фикеренчә, җанисәпкә бүтән йогынты да булуы ихтимал. «Фальсификацияме, махсус киметүме, анысын әлегә әйтә алмыйм. Һәрхәлдә, биредә галимнәргә генә түгел, Татарстан җитәкчелегенә дә өйрәнергә, уйланырга җирлек бар. Ун ел эчендә шулай кимү – башка сыймый торган хәл. Татар иҗтимагый оешмалары берни эшләмәгән очракта да без болай ук кимергә тиеш түгел идек. Татарларның гомуми санының 10 проценты дигән сүз бит бу», - ди Габдрафиков.

Аның әйтүенчә, әлеге сан безне сагайтырга тиеш. «Бу саннар җанисәпнең сыйфатсыз үтүен күрсәтә. Башкортстанда татарларның ничек кимүе аңлашыла – башкортлар арткан, татарлар кимегән. Димәк, башкортлар безнең исәпкә арткан. Ләкин Россиядә башкортлар саны да кимегән бит. Татар зыялыларының җанисәп алдыннан Башкортстанга йөрүенә килгәндә, аның зыяны булмагандыр. Тик ул диңгездәге тамчы кебек кенә», - диде Илдар Габдрафиков.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *