Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Илнар Гарифуллин: Татарлар күпләп яшәгән субъектларга игътибарны көчәйтергә кирәк

0
Илнар Гарифуллин: Татарлар күпләп яшәгән субъектларга игътибарны көчәйтергә кирәк

Тарих фәннәре кандидаты, сәясәт белгече Илнар Гарифуллин татарлар күпләп яшәгән субъектларга игътибарны көчәйтергә кирәк, дип саный.

«Безгә татарлар күпләп яшәгән субъектларга игътибарны көчәйтергә, приоритет субъектлар исемлеге булдырырга кирәк. Башкортстанда татарлар саны нык кимесә дә, бүтән төбәкләр белән чагыштырганда күп әле», - диде Гарифуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның фикеренчә, татарлар саны кимү җәмәгатьчелек һәм Татарстан хакимияте өчен стимул булырга тиеш.

«Җанисәп килеп җиткәндә генә татарлар читтә яшәүче милләттәшләрен исенә төшерә. Аннан соң 10-12 елга оныта», - дип үпкәләүчеләр дә бар. Әлеге ситуация безгә андый тактика белән яшәргә ярамаганын күрсәтә. Хәзер ун ел алга төгәл стратегия ясап, 2010-2011 елдагы кебек уйлап эш итәргә кирәк. Саныбыз кимү җәмәгатьчелек һәм Татарстан хакимияте өчен стимул булырга тиеш, тынычланырга ярамый», - ди тарихчы.

Илнар Гарифуллин татарларның җанисәптә Россиядә 600 меңгә кимүенә гаҗәпләнүен белдерде. «Мондый сан көтмәгән идем. Башкортстандагы саннарның ялган икәне күренеп тора – анда татарлар кимегән, башкорт һәм рус халкы арткан. Башкортстанда руслар 1989 елдан бирле кимеп бара иде, ә бу юлы алар кинәт артып киткән. Җанисәптәге фальсификациягә шушы да бер дәлил булып тора», - ди Гарифуллин.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *