Әлки районы инспекторлары транспорт чаралары йөртүчеләрне Яңа ел белән котлады
Әлки районы ЮХИДИ хезмәткәрләре «Әлки хәбәрләре» газетасы журналистлары белән берлектә юл кичүендә җәяүлеләргә юл бирүче транспорт чаралары йөртүчеләрен Яңа ел белән котлады.
Шул акция кысасында ЮХИДИ Әлки районы буенча бүлегенең юл хәрәкәте иминлегенә өндәүче инспекторы, полиция лейтенанты Антон Советников юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемгә дә юлларда сак булырга кирәклеген искәртте, кагыйдәләр язылган кәгазьләр һәм яктылык кайтаргычлар таратты, Яңа ел белән котлады.