Казанда кыш көне су коенучылар өчен Комсомол күлендә бәйрәм оештырылды
Бүген Казанның Комсомол күлендә кыш көне су коенучылар – «моржлар» өчен уелган бәкедә сәламәтләндерү акциясе оештырылды. Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе (ГИМС) инспекторлары һәм Казанның Бөтенроссия суда коткару җәмгыяте (ОСВОД) коткаручылары анда куркынычсызлыкны тәэмин итте. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Кыш көне чыныгырга яратучылар өчен мунча, фотозона, эстафеталар үткәрелде. Әлеге чара Качману (Крещение) бәйрәмендә суга чуму йоласы алдыннан ашыгыч хезмәтләр өчен әзерлекне тагын бер кат тикшерү булды.
«Бозлы су – үзенчәлекле һәм аның белән шаярырга ярамый. Купель ясау, суга чуму буенча катгый кагыйдәләрне үтәргә, үз халәтеңә игътибар итәргә кирәк», – дип искәртте Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе ГИМС Үзәгенең Казан инспекторлар бүлеге җитәкчесе Денис Мокеев.