Россия татарлары Төркиядә машина номерларындагы RUS хәрефләрен TAT дип үзгәртә башлаган
Татарстан һәм Башкортстаннан чыккан кешеләр үз автомобильләренең номерларында Россия триколоры урынына милли флаглар төсен урнаштыра башлаган. Төгәлрәк әйтсәк, RUS хәрефләрен TAT хәрефләренә алмаштыралар, дип хәбәр итә «Новые Известия».
Төркиядә төшерелгән фотосурәтләр Россия социаль челтәрләрендә ешрак күренә башлады. Аларның авторлары хәбәр иткәнчә, Төркиядә яңа күренеш популярлаша бара – чит илгә күченгән татарлар үз автомобильләрендәге Россия номерларын Татарстан яки Башкортстанныкына алыштыра.
Блогерлар моны болай аңлата: Төркиядә россиялеләргә карата мөнәсәбәт, тулаем алганда, начар түгел, әмма җирле халык кешенең Татарстаннан яки Башкортстаннан булуын белгәч, аңа карата шунда ук алар ягыннан өстәмә симпатия сизелә башлый. Блогерлар сүзләренчә, шул ук вакытта төрекләр татарлар һәм башкортлар, һичшиксез, «барлык азиатлар кебек» кысык күзле булырга тиеш, дип саный икән.
Фото: © «Новые известия»