Аксубай укучысы иң яхшы җимлек ясаган
Аксубай районы Кәкре Күл урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Арсений Крайнов «Укучының мәдәни көндәлеге» республика проекты кысаларында «Синичкин день» республика бәйгесендә 1 нче урынны алган. Бу хакта «Аксубай» газетасы яза.
Малай кошлар өчен чын оя булдырган, анда җилдән сыенырга һәм җим белән тукланырга мөмкин. Ул иң яхшысы булып чыккан. Бәйге комиссиясе өченче сыйныф укучысының эшенә лаеклы бәя биргән. Әлбәттә, азык табу җиңел булмаган салкын кышта аны канатлы дуслар да бәяләячәк. Арсений ясаган җимлек аларга кышны уңышлы чыгарга булышачак, диелә хәбәрдә.
«Укучының мәдәни көндәлеге» Республика мәдәни-мәгариф проекты кысаларында «Синичкин день» бәйгесендә шулай ук беренче сыйныф укучысы Алена Ерщенко, дүртенче сыйныф укучылары Ксения Чубурова һәм Станислав Коннов та актив катнашкан, дип хәбәр итәләр Аксубайдан.