Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Баулы шәһәре, Исергәп һәм Кызылъяр авылы мәчетләренә кышкы каникул чорында укучылар килде

0

Баулы районының  Исергәп авылы мәчетендә быел да кышкы каникуллар чорында балалар өчен ял һәм мәгълүмати сәгатьләр оештырылды. Бу хакта «Баулы» газетасы яза. 

Әлеге чаралар беренче гыйнвардан алып бишенче гыйнварга кадәр үткәрелде. Мәчеттә оештырылган ял сәгатьләренә унлап бала йөрде.

Исергәп авылында яшәүче яки әби-бабаларына ялга кунакка кайткан мәктәп укучылары каникуллар вакытында мәчет яны ял сәгатьләре оештырылуын яхшы беләләр. Чөнки биредә кышкы, язгы, җәйге һәм көзге каникуллар чорында ялны файдалы да, матур да итеп үткәрергә була.

«Ел әйләнәсе балалар өчен чаралар оештыру – ул аларны киләчәктә дә мәчетебезгә җәлеп итү өчен. Мәчеткә бит кешеләр килеп торса гына күңелле. Балалар белән башта мәгълүмат сәгатьләре үткәрәбез, арып китмәсеннәр өчен хәрәкәтле уеннар уйнатабыз. Аннары соң бергәләп, җыелып кереп һәр көнне кафеда кайнар аш ашатуны оештырдык. Балалар кайтып киткәндә кулларына тәмле күчтәнәчләр дә биреп озатабыз», – дип сөйләде Исергәп авылы имам хатыйбы Камил хәзрәт Шәмсуаров.

Балалар өчен шундый ук ял итү, рухи-сәламәтләндерү курслары, гарәп теле нигезләрен өйрәтү, әдәп-әхлак, дин нигезләре буенча башлангыч белем, бәйгеләр һәм мастер-класслар Баулы шәһәренең «Өмет»мәчетендә кызлар өчен, «Гали» мәчетендә малайлар өчен һәм Кызылъяр авылы мәчетендә дә каникул чорында үткәрелде. Мәчет яны сәламәтләндерү курсларына килгән балалар урамда узган хәрәкәтле уеннарда да теләп катнашканнар, чана-чаңгы шуу ярышлары да оештырылган.

Баулы районы имам мөхтәсибе сүзләренчә, мәчеттә оештырылган сәламәтләндерү курсларына ел саен балалар теләп киләләр, диелә хәбәрдә. 











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *