Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Салкын булу сәбәпле, Казан паркларында бәйрәм чаралары кичектерелде

0

7 һәм 8 гыйнварда Казан паркларында һәм скверларында бәйрәм чаралары үткәрелмәячәк. Салкын булу сәбәпле, барлык планлаштырылган чараларны киләсе атнага кичектерделәр.

«Черек күл» паркында кино һәм хор, Сәетгалиев исемендәге Мәдәният йорты янындагы паркта кышкы чара, Горки-Әмәт урманында радио белән идарә ителә торган машиналар узышы көннәре турында соңрак хәбәр итәбез», - диделәр Парклар һәм скверлар дирекциясендә һәм казанлыларга җылырак киенергә, үзләрен сакларга киңәш иттеләр.

Искәртик, киләсе атнада Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразлауларынча, көннәр җылытмаячак. Киресенчә, 7-10 гыйнварда төнлә -25..-32 градуска кадәр салкын, ә урыны белән һава температурасы  -37 градуска кадәр төшәчәк.

«Татар-информ» бүген республикада -32 градуска кадәр салкын һәм юлларда бозлавык фаразлануы турында хәбәр иткән иде.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *