Татар телен өйрәнүче төрек яшьләре: "Телләрнең охшашлыгы кызыксындыра"
Төркия галимнәре арасында татар телен, мәдәниятен, татарның тарихын өйрәнүчеләр хакында Азатлыкның элегрәк язганы бар иде. Татар теле белән кызыксынучы, татарчаны үзлегеннән өйрәнүче төрек яшьләре дә бар Төркиядә. Бүген сезне шуларның икесе белән таныштырабыз.