Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Чүпрәле районы бала тудыру йортында 2023 елда туган беренче сабыйны өенә озаттылар

0
Чүпрәле районы бала тудыру йортында 2023 елда туган беренче сабыйны өенә озаттылар

Чүпрәле районы Түбән Каракитә авылында яшәүче Сирачетдиновлар гаиләсендә куанычлы вакыйга - Гөлназны бала тудыру йортыннан сабые белән өенә кайтарып җибәрделәр.

2023 елның беренче баласы Чүпрәле районында 2 гыйнварда 16.00 сәгатьтә район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә аваз салды.

Малайның авырлыгы 3870 грамм, озынлыгы - 54 сантиметр. Әти-әнисе аңа Гадел дип исем кушкан. Сабый – Гөлназ һәм Фәнил Сирачетдиновлар гаиләсендә икенче бала. Беренче балалалары да малай, аңа 1,6 яшь.

Татаналы чыгарылышка гаиләне котларга Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров килде. Ул сабыйга исәнлек, яңа елда туган беренче бала буларак һәрвакыт беренче булуын теләде.

«Гаиләдә бала туу-зур шатлык. Сабыйның әти-әнисе мәхәббәтендә, тату гаиләдә үсүен телим. Ул әти-әнисенең, Ватанының лаеклы улы булыр дип ышанып калам», - диде район башлыгы. Марат Гафаров сабыйның беренче документы – туу турында таныклык, котлавын, шулай ук бүләк һәм чәчәк тапшырды.

«Яңа елны без тормыш иптәшем, кайнанам белән өйдә каршыларга өлгердек. Баланың яңа елда туачагын билгеле иде, ләкин елның беренче булып туачагын көтмәдек. Табиблар ярдәмендә барысы да уңышлы булды. Бала тудыру бүлеге табибларына, шәфкать туташларына профессиональлекләре өчен рәхмәтлебез», - дип хисләре белән уртаклашты әни кеше.

Бәхетле әти-әнине әлеге шатлыклы вакыйга белән котларга Чүпрәле район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Иосиф Кукушкин, табиб-акушер Лилия Нәүмәтова, шулай ук ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова да килгән иде. Сирачетдиновларга барысы да нык сәламәтлек һәм гаилә бәхете теләделәр.

 











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *