Әлмәтнең медсанчастендә Кыш бабай хезмәткәрләрне һәм пациентларны бәйрәм белән котлаган
Әлмәтнең медсанчастенә Кыш бабай белән Кар кызы килгән. Алар поликлиника һәм стационар бүлекләрендә булган, пациентларны һәм учреждение хезмәткәрләрен Яңа ел белән котлаганнар.
Яңа ел алдыннан хастаханәгә эләккән пациентлар да, әкият персонажларын күрүләренә шат булган. Алар барысына да яхшы кәеф һәм бәйрәм атмосферасы бүләк иткән, истәлекле бүләкләр тапшырган. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Кыш бабай һәм Кар кызы ролендә беренчел кан тамырлары үзәгенең табиб-неврологы Владимир Тимонин һәм поликлиниканың гомуми табиблык (гаилә) практикасы бүлегенең өлкән шәфкать туташы Анастасия Архипова чыгыш ясаган.