Прокуратура Татарстанда ике яшүсмер һәлак булган авариядән соң тикшерү эше башлады
Әлмәт прокуратурасы Әлмәт районында ике җиңел автомобиль бәрелешкәннән соң (анда ике үсмер кызның гомере өзелә) тикшерү эше башлады.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча күзәтү ведомствосы юл хәрәкәте иминлеге таләпләренең үтәлешенә бәя бирәчәк.
Прокуратура шулай ук бер машина йөртүченең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы (шуның нәтиҗәсендә ике кешенең гомере өзелә) турындагы җинаять эшен тикшерүне дә контрольдә тота. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.