Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

2023 елда Татарстанда авария хәлендәге 109 фатирдан кешеләрне яңа йортларга күчерәчәкләр

0

2022 елда Татарстанда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 6 миллиард 521 миллион сум юнәлдерелгән, дип хәбәр итте ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов. Ул әлеге илкүләм проектның «Торак», «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру», «Чиста су», «Яшәү өчен яраксыз торак фондын тотрыклы рәвештә киметүне тәэмин итү» федераль программаларын үз эченә алуын искәртте.

2022 елда Татарстанда «Торак» федераль программасы буенча 16 объектта эш алып барылган. Бүгенге көндә 11 объектта эшләр төгәлләнгән. Боларга барлыгы 3 миллиард 784 миллион сум акча каралган.

Узган ел «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль программасына 34 объект, шул исәптән 28 парк һәм сквер, кече шәһәрләр конкурсы буенча 6 объект кертелгән. Әлеге максатларга 1 миллиард 467 миллион сум, шулай ук грант акчалары юнәлдерелгән.

2022 елда Татарстанда «Чиста су» программасы буенча Нурлат шәһәре өчен 779 миллион сумга су белән тәэмин итү системасы төзелә башлаган.

«Яшәү өчен яраксыз торак фондын тотрыклы рәвештә киметүне тәэмин итү» федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында узган ел гомуми мәйданы 7 265,6 квадрат метр тәшкил иткән 259 торак йорттан 644 кеше яңа фатирларга күченгән.

2023 елда 10 муниципаль районда гражданнар милкендәге авария хәлендәге 109 фатирдан (гомуми мәйданы – 3 991,07 квадрат метр) кешеләрне күчерү күздә тотыла.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *