Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Дефицит белгечлекләр буенча эшләүче табиблар ай саен социаль түләү алачак

0

Дефицит белгечлекләр буенча эшләүче Россия табиблары агымдагы елда бер кешегә 4,5 мең сумнан 18,5 мең сумга кадәр айлык социаль түләүләр алачак, дип белдерде РФ премьер - министры Михаил Мишустин вице-премьерлар белән дүшәмбе көнне узган оператив киңәшмәдә. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.

«Хезмәт хакына мондый өстәмә түләү күләме хезмәткәр белгечлегенә карап, аена 4,5 меңнән 18,5 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Гомумән алганда, аны бөтен ил буенча, яңа кушылган территорияләрне дә кертеп, 1 млн 100 меңгә якын кеше алачак. Бу максатларга быел 152 млрд сумнан артык акча каралган», - диде Министрлар Кабинеты башлыгы.

Махсус социаль түләүләр быелның 1 гыйнварыннан билгеләнгән. Алар сәламәтлек саклау өлкәсендәге беренчел звено табиблары һәм белгечләре, район хастаханәләре табиблары, шулай ук станцияләрдә һәм вокзалларда эшләүче медицина хезмәткәрләре өчен билгеләнгән.

Министрлар Кабинетының матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, иң зур түләүне - 18,5 мең сумны үзәк район, район һәм участок хастаханәләре табиблары алачак. Сырхауханә табиблары һәм сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел звеносына караган башка амбулатор учреждение табибларына 14,5 мең сум, ә ашыгыч медицина ярдәме станцияләре яки бүлекләре табибларына 11,5 мең сум өстәмә акча түләнәчәк, диелә хәбәрдә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *