Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Алексей Песошин 2023 елга өстенлекле инвестпроектлар исемлеген раслады

0

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 2023-2025 елларга Инвестицион меморандумда билгеләнгән һәм 2023 елда республиканың инвестицион сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренә туры килә торган өстенлекле инвестпроектлар исемлеген раслады. Документ хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

«Әлеге карарны башкаруны контрольдә тотуны Татарстан Икътисад министрлыгына йөкләргә», диелә текстта.

Мәсәлән, авыл хуҗалыгы һәм балыкчылык өлкәсендә 20дән артык проект китерелгән, алар арасында Бөгелмәдә 100 мең тонна сыйдырышлы элеватор комплексы төзелеше, шулай ук Азнакай, Арча, Бөгелмә, Буа һәм кайбер муниципалитетларда сөт һәм терлекчелек комплекслары төзү бар. 

Казанда 30га якын инвестицион проектны гамәлгә ашырырга планлаштыралар, Чаллыда – 15тән артык, Түбән Камада – 20дән артык.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *