Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

1 миллионнан артык кеше бердәм балалар пособиесенә гаризаны Дәүләт хезмәтләре аша биргән

0

1 миллионнан артык кеше балаларга бердәм пособие өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Порталда форманы 28 декабрьдә ачтылар, ә инде 3 гыйнварда гаризалар социаль фондка тапшырыла башлады. Алар 10 эш көне дәвамында каралачак», - диелгән ведомство хәбәрендә.

Министрлыкта искәртүләренчә, бердәм пособие балалары булган гаиләләргә һәм йөкле хатын-кызларга бирелә һәм берничә түләүне үз эченә ала:

  • йөклелекнең иртә срокларында исәпкә куелгандагы пособие;
  • өч яшькә кадәр беренче, өченче һәм аннан соңгы бала өчен түләүләр;
  • 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен түләүләр;
  • 8 яшьтән 17 яшьлек балалар өчен пособие.

Ноябрь ахырында Россия Президенты Владимир Путин балалары булган гаиләләр өчен бердәм пособие турындагы законны имзалады.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *