Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Ватрушкада шуганда башына җитди зыян килгән кызны балалар хастаханәсенә китергәннәр

0

1-9 гыйнвар көннәрендә тюбингта шуып имгәнгән 16 баланы Республика балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр. Бу хакта «Татар информ» агентлыгына клиника матбугат үзәгеннән хәбәр иттеләр.

Балалар хастаханәсеннән хәбәр итүләренчә, иң авыр очрак үсмер кыз белән була. 2 гыйнвар көнне үсмер кыз ватрушкада шуганда агачка килеп бәрелә. Аның башы җитди җәрәхәтләнә. Балага нейрохирурглар операция ясый. Хәзерге вакытта кызны табиблар күзәтә.

Тагын бер малай петарда аттырган вакытта җәрәхәтләнә. Аны хастаханәнең кабул итү бүлегенә китерәләр. Бу хакта да хастаханәнең матбугат үзәгеннән хәбәр итәләр. Ул җиңелчә яра белән котыла. Табиблар тиешле ярдәмне күрсәткәннән соң, шул ук көнне пациентны өенә кайтарып җибәрә.

2023 елда клиниканың балалар травматология пунктына төрле җәрәхәтләр белән 500 нәни пациент мөрәҗәгать иткән. Травмотологлар 118 сыну җәрәхәте теркәгән.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *