Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

«Дәүләт хезмәтләре» порталында баланы яшәү урыны буенча теркәргә мөмкин

0

Ата-аналар хәзер баланы яшәү урыны буенча «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша терки ала. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Яңа сервистан инде 6 мең гаилә файдаланган, дип сөйләделәр Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында. «Хәзер баланы яшәү урынында теркәү күпкә җиңелрәк. Ата-аналар «Дәүләт хезмәтләре» аша гариза бирә ала. Балалар өчен прописканы бөтен Россиядә 6 мең гаилә онлайн рәсмиләштергән инде», - диелә ведомствоның телеграм-каналындагы хәбәрендә.

Моңа кадәр балага прописканы күп функцияле үзәк, паспорт өстәлендә яки Эчке эшләр министрлыгында гына рәсмиләштерергә мөмкин иде, дип искәрттеләр министрлыкта. Хәзер теркәлү турындагы таныклык кулланучының шәхси кабинетына килә.

«Баланы ата-ананың берсенең яшәү урынында гына теркәп булачак. Гаризаны ул җибәрергә тиеш», - дип аңлаталар министрлыкта.

Гариза бирү өчен ике ата-ананың да паспорты, шулай ук баланың туу турындагы таныклыгы яки акт язмасы реквизитлары кирәк булачак. Эчке эшләр министрлыгы гаризаны алты эш көне эчендә карый. Аннан соң теркәү турындагы электрон таныклык шәхси кабинетка килә. Теләк буенча Эчке эшләр министрлыгында кәгазь версиясен дә алырга мөмкин, диелә хәбәрдә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *